Әйдә, танышабыз (уен)

Әйдә, танышабызтатар халык уены, балаларның спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.

Әйдә, танышабыз

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенга кирәк-ярак

кирәкми

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

уртача

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү