Шафигуллин Әдип Габидулла улы (1937 елның 22 декабре, Яссы Тугай авылы, Ютазы районы, Татарстан АССР) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе.

Әдип Шафигуллин

Биографияct үзгәртү

Шафигуллин Әдип Габидулла улы 1937 елның 22 декабрендә Ютазы районы Яссы-Тугай авылында туа. Туган авылында башлангыч белем ала. Ютазыда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан механика училищесында белем ала. Аны 1956 елда тәмамлый һәм оборона заводында (Казан шәһәрендә) слесарь-җыючы булып эшли башлый. 1956 елның ноябрендә ул армия сафларына алына. Саратов өлкәсе, Шихан районында хезмәт итеп, тагын Казанның атаклы оборона заводына эшкә кайта. 1959 елның октябрендә туган ягына кайтып, Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатына эшкә урнаша. 1959 – 1964 елларда туган авылында «Правда» колхозында машина йөртүче булып эшли. Җитәкче буларак, «Правда» колхозын җитәкләгәндә беренче позицияләрне бирми, ул елларда Яссы Тугай һәм Димтамак авылларында төзелгән социаль-мәдәни объектлары аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Әдип Габидулла улы үз гомеренең зур өлешен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган кеше.

1964 елның сентябрендә ул Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Тиздән аны партком сәркатибе итеп билгелиләр. 1974 елның сентябреннән 1993 елның гыйнварына кадәр ул «Правда» колхозы рәисе вазифасын башкара. 1993-1998 елларда Саклык банкының бүлекчә идарәчесе вазифасын үти. 2002 елда ул кабат туган авылына күмәк хуҗалык рәисе булып кайта. Тиздән лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә дә туган авылында тормыш иптәше Галия белән гомер кичерә.

Чыганаклар үзгәртү