Әбүләла әл-Мәәрри

гарәп шагыйре

Әбүләла әл-Мәәрри (гарәп. أبو العلاء المعرّي‎), Әхмәд бин Габдулла бин Сөләйман Әбүләла әл-Мәәрри әт-Тәнухи — X гасырда Якын Көнчыгышта билгеле булган гарәп шагыйре.

Әбүләла әл-Мәәрри
أبو العلاء المعرّي

Тугач бирелгән исеме: гарәп. أحمد بن عبد الله بن سُليمان القضاعي التنُّوخي المعرِّي
Туу датасы: 973(0973)
Туу урыны: Хәлеб әмирлеге, Идлиб, Мәәррәт ән-Ногман
Үлем датасы: 1057(1057)
Үлем урыны: Хәлеб әмирлеге, Идлиб, Мәәррәт ән- Ногман
Милләт: гарәп
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Юнәлеш: фәлсәфә
Жанр: шигърият, проза
Иҗат итү теле: гарәп теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

973 елда Хәлеб әмирлегенең (хәзерге Сүриянең Идлиб мөхәфәзәсе) Мәәррәт ән-Ногман (гарәп. معرة النعمان‎) шәһәрендә югары гыйлемле филолог гаиләсендә туган.

Өч яшьлек чагында сукырая. Балачагыннан телләр өйрәнүгә һәм шигърияткә чиксез зур сәләтен күрсәтә. Үз-үзен «пәйгамбәр» дип атаучы, ватандарлык рухында язылган шигырьләре белән барлык гарәп дөньясына танылган илгизәр шагыйрь Әл-Мөтәнәбби (915965) иҗаты белән мавыга. Әл-Мөтәнәбби шигырьләре мәҗмүгасына сокланып, аларга «Аллаһ могҗизасы» исемендәге комментарийлар яза. Соңрак үзе дә «Мәҗбүри булмаганның мәҗбүрилеге» исемле шигырьләр китабы иҗат итә, шигырьләрендә үзен фәлсәфәче-һуманист итеп күрсәтә, социаль тигезсезлекне тәнкыйтьләүче буларак таныла.

Проза белән язылган «Ярлыкау турында юлламалар» һәм «Фәрештәләр турында юлламалар» исемле әсәрләрендә «җанның мәңгелек булуы» һәм теге дөнья (ахирәт) турындагы идеяләрне кабул итмәвен күрсәтә, шулай дип раслаучыларны мыскыл итә.

Җир шары һәм анда яшәгән барлык тереклек ияләре Аллаһ кодрәте белән түгел, бәлки табигый процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр, дигән фикерне алга сөрә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мудрость тысячелетий. Энциклопедия. М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2003, 198-199 битләр. ISBN 5-224-00562-0 (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү