Һуд сүрәсе

(Һуд битеннән юнәлтелде)

Һуд сүрәсе(гар.سورة هود – сүрәтү һуд) – Коръәндәге унберенче сүрә. Мәккәдә иңә. Аятьләре саны – 123.

Һуд
гарәп. سورة هود

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Һуд
Статистика
Сүрә саны

11

Аятьләренең саны

123

Сүзләре саны

1947

Хәрефләре саны

7633

Алдагы сүрә

Йунус

Киләсе сүрә

Йусуф

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Сүрә Коръәнне мактау белән башланып китә һәм бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра. Аннан соң Аллаһның бердәнбер Раббы булуы, Аның чиксез кодрәте һәм хакимлегенә, кешеләрнең, Аллаһның рахмәсенә яки ачуына тарыгач, шатлыклары яки кайгылары күрсәтелә. Әлеге сүрәдә Коръәннең әһәмияте турында сөйләнелә һәм Аллаһ кешеләрне, булдыра алсалар, Коръәнгә охшаш әсәр язарга чакыра. Кяферләрнең Коръәнгә ышанырга теләмәүләре, Кыямәт көнендә мөэминнәргә биреләчәк әҗер (рус. награда) турында әйтелә.

Бу сүрәдә пәйгамбәрләр, аларның халыклары белән бәхәскә керүләре тасвирлана, кяферләрнең җәзага тарачаклары һәм мөэминнәрнең котылачаклары әйтелә. Биредә Аллаһ Тәгалә Нух (галәйһиссәләм) турында, Йунус сүрәсендәгегә караганда, тулырак мәгълүмат бирә. Кяферләрнең кирелеге һәм аларга төшкән җәзаның зурлыгы тасвирлана.

Аннан соң Гъәд кавеме һәм аның пәйгамбәре Һуд галәйһиссәләм турында риваять китерелә, кяферләрнең акылсызлыклары күрсәтелә. Әлеге халык, көчле булуларына карамастан, Аллаһ Тәгалә тарафыннан юкка чыгарыла. Шулай ук бу сүрәдә Салих галәйһиссәләм һәм аның халкы – Сәмуд, Ибраһим, Лут, Шүгъәйб пәйгамбәрләр (галәйһүмүссәләм) турында сөйләнелә. Сүрә ахырында Аллаһ мөэминнәрне яхшы эшләргә һәм бу эшләр өчен әҗер көтүгә чакыра; чиксез белеменә һәм мөэминнәрнең Аңа таянырга тиешлелеген күрсәтә.

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү