Җәнах (гарәп. جناحҗәнах — «канат»[1]; Аккош ε, ε Cyg) — Аккош йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +2,48 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Физик хасиятләр үзгәртү

Җәнах — K0 III спектр сыйныфылы зур йолдыз, аның массасы 2 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан 62 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Исемнәр үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Җәнах (гарәп. الجناحәл-җәнах — «канат»[1]; ингл. Gienah)).

Күк йөзендә Козгын йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Җәнах — канат. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 775.

Калып:Аккош йолдызлары