Җәмил Бурангулов

Бурангулов Җәмил Айдар улы (19 июнь 1958 ел) — журналист. Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (1995). Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре (2003).

Җәмил Бурангулов
Туган Бөрҗән районы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Биографиясе үзгәртү

Җәмил Айзар улы Буранголов 1958 елның 19 июнендә Башкорт АССРы Бөрҗән районының Байназар авылында туган[1].

1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын белем тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген «Молодежная газета» редакциясендә башлый. Шул еллардан яшь журналистның мәкаләләренең тематик юнәлеше күзаллана.

Аннары «Ватандаш» журналы хезмәткәре, 1997 елдан басманың бүлек мөхәррире булып эшли. Хәрби-патриотик һәм спорт темаларына мәкаләләре дөнья күрә.

Җәмил Бурангулов — 1994-1996 елларда Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләр турында репортажлар циклы авторы[2].

Җәмил Бурангуловның атасы, Айдар Гыйният улы Бурангулов кайбер мәкаләләрен Түәш дигән псевдоним астында яза (үзенең туган Гафури районында Түәш дигән елга исеме). Салават районында 1994 елда башкорт телендә чыга башлаган «Йүрүзән» гәзитенең хәбәрчесе, репортажлар авторы була.

Китаплары үзгәртү

  • Потомки Салавата / А. Г. Бурангулов, Я. А. Бурангулов, З. С. Габбасова. — Уфа : Китап, 2004 (Уфим. полигр. комб.). — 188 с. : портр.; 22 см; ISBN 5-295-03428-3 (в пер.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. [1](үле сылтама)
  2. [2]