Җәләли календаре
Җәләли календаре Сәлҗукның Җәләледдин Мәлик-Шаһ I хөкеме вакытында Низам әл-Мөлк кушуы буенча тупланган Кояш календаре һәм күзәтү урыны булып Исфаханның шәһәрләре (Сәлҗукларның башкаласы), Рей һәм Нишапур шәһәрләре булган. Җәләли календаренең юрамалары бүгенге көндә дә Иранда һәм Әфганстанда кулланыла. Иранда йолдызнамәнең фарсы исемнәре һаман да кулланыла, шул ук вакытта Әфганстанда элеккеге гарәп атамалары кулланыла. It gains approximately 1 day on the Julian calendar every 128 years. Язгерди календареның кайбер аспектларының варисы булган тропик Җәләли календаре (Фарсы телендә: گاهشماری جلالی яки تقویم جلالی) 1079 елның 15 мартында арасында Гомәр Хәйям булган астрономнар комитеты киңәшләренә нигезләнеп Сәлҗук Солтаны Җәләл әд-дин Мәлик Шаһ I тарафыннан башкаласы Исфаханда империя обсерваториясендә кабул ителгән булган.[1] [2] Ай исәпләүләре зодиак аша Кояш күчешләренә нигезләнгән булган. Ул сигез гасыр буена кулланылган булган. Ул Ислам календаренең Айга, ә Кояшка түгел нигезләнеп фасыл күчеше белән канәгать булмаудан килеп чыккан; 354 көннән торган Ай календаре күчмә халыклар өчен кабул итәрлек булып, даими бер җирдә яши торган халыклар өчен эш алып барып булмый торганы билгеле булып Иран календаре утрак мөселманнар тарафыннан авыл хуҗалыгы максатлары өчен кабул ителгән календарьларның берсе (башкаларына Коптлар календаре, Юлиан календаре, һәм Якын Көнчыгыш Семитлар календаре керә). Солтан Җәләл биремне 1073 елда тапшырган. Аның эше 1092 елга кадәр тәмамланган булган, шуннан соң обсерватория ташланып калдырылган булган.[2]
Ел март көн-төн тигезлегеннән (Нәүрүз) исәпләнә һәм һәр ай вакыты Кояшның туры килгән зодиак төбәгенә керүе белән билгеләнә, бу система шулай ук күп Һинду календарьларының нигезе булган Сурья Сиддһанта (Сурья=Кояш, Сиддһанта=анализ) камилләштерүләрен кертә. Кояш күчү вакытлары 24 сәгать үзгәрүләргә ия булырга мөмкин булгач, айларның озынлыгы төрле елларда бераз үзгәрә (һәр ай 29 һәм 32 көн арасында булырга мөмкин). Мәсәлән, Җәләли календаренең ике елларында айларда:
- 1303 AP: 30, 31, 32, 31, 32, 30, 31, 30, 29, 30, 29, һәм 30 көн,
- 1302 AP: 30, 31, 32, 31, 31, 31, 31, 29, 30, 29, 30, һәм 30 көн булган.
Айлар Кояшның зодиак төбәкләре арасында төгәл вакытларга нигезләнеп төгәл исәпләнгәнгә күрә, фасыл күчеше беркайчан да бер көннән артмаган һәм Җәләли календаренда кәбисә ел өчен ихтыяҗ булмаган. Шулай да, бу календарь исәпләү өчен бик катлаулы булган; ул Кояшның ачык хәрәкәтен билгеләү өчен тулы эфемерида исәпләүләрен һәм чын күзәтүләрне таләп иткән. Кайберәүләр кертелүче елларда гадиләштерүләр 33 елның һәр циклында сигез кәбисә елы белән системаны кертергә мөмкин булган дип раслыйлар. (Төрле кагыйдәләр, мәсәлән, 2820-ел циклы, шулай ук Хәйямга карый дип кабул ителгән). Шулай да Кояш күчүенең күзәтүендә (ә фараз итүдә түгел) нигезләнгән иң элек Җәләли календаре кәбисә елларына да, фасыл көйләүләренә дә мохтаҗ бумлаган.
Ай озынлыкларында юрамаларга күрә һәм календарьнең үзендә исәпләү катлаулы булуга күрә Иран календаре бу аспектларны гадиләштерер өчен 1925 елда модификацияләнгән булган (1304 AP), нәтиҗәдә Кояш Һиҗри календаре булган.[чыганагы?]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Edward Sell (1907). The Faith of Islám (3rd ed.). p. 139. https://books.google.com/books?id=K7jjoomZVgEC&pg=PA139.
- ↑ 2,0 2,1 Omar Khayyam (July 1999).