Җирәнсә чәчән(баш. Ерәнсә сәсән) - 14-15 яки 17-18 гасырларда яшәгән шигъриятле сәләткә ия булып, акыллы оста сүзе һәм иҗаты белән таныклык алган җырчы-чәчән.

Башкортлар белән казаклар чиктәш яшәгән Кызыл елгасының Яйыкка койганчы җирендә җәйләүдә туган. Әхмәт Байторсынов язмалары буенча, 1730 елда Әбелхәер хан (каз. Әбілқайыр хан (Кіші жүз)) идарә итә, ә Җирәнсә чәчәннең егет булып килгән чагы була. Соңыннан Җирәнсә үзен казакъ дип таныштыра. Хан аны тикшереп карау максатында казакъ азык, савыт-сабаларын сораша, ә Җирәнсә чәчән кайсыларын белми. Аларны белмәвен башкортларның аны яшьтән ук урлап алып китүләре һәм аның шунда үсүе белән аңлата.

Җирәнсә чәчән башкорт, казакъ арасында, җәйләүдән җәйләүгә ил гизеп, ике халыкның моң-зарын кичереп яшәгән.

Җирәнсә чәчән тормошо турындада документаль чыганаклар сакланмаган. Аның исеме «Җирәнсә чәчән», «Бәндә белән Җирәнсә чәчән», башка риваятләрендә очрый, аларга ярашлы, Җирәнчә чәчән 14-15 яки 17-18 гасырларда яшәгән, аның катыны Бәндәи булган. Баем (Әбҗәлил районы), Билал (Баймак районы), Корама (Учалы районы) авыллары аның туган ере итеп күрсәтелә.

Җирәнсә чәчән кабере Зиянчура районының Башкорт Үргене авылы янында дип санала, бу урын изгеләштерелгән.

Чәчәннең шигъриятле мирасына «Җирәнсә чәчәннең Әбелхәер ханга әйткәне» һәм «Аскар тауның үлгәне» кобаерлары карый.

Тапкыр сүзлелеге, хәйләкәрлеге һәм акылы Җирәнсә чәчән исемен берлек исемгә әйләндергән. Чәчән — тормыш-көнкүреш әкиятләренең («Җирән чәчән белән хан», «Җирәнсә чәчәннең килен эзләгән», «Торхан белән Йәнәбә һәм Җирәнсә чәчән») һәм Ходжа Насретдин турындагы мәзәкләргә охшаш көләмәчләре герое. Җирәнсә чәчән исеме казакъ, каракалпак, кыргыз, татар фольклорында очрый.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү