Җил чәчәге авыруы (ветряная оспа) — вируслы инфекция, бизгәк тоту, тиредә һәм лайлалы тышчаларда үзенчәлекле таплы-куыкчыклы тимгелләр барлыкка килүе белән характерлана. Җил чәчәге авыруына вируслар сәбәпче, тиредә барлыкка килгән куыкларда тәүге 3-4 көндә алар бик күп санда була. 7 көннән соң инде алар куыклардан юкка чыга. Хәзерге вакытта җил чәчәгенә китерүче вирусларның урап алган тимрәү вирусларына охшаш булулары расланган. Җил чәчәге вируслары кеше организмында гына үрчи. Алар тышкы мохиттә озак яшәмиләр, лайла, төкерек, тамчыларда 10-15 минут сакланалар, кояш нурлары, ультрашәмәхә нурланыш тәэсирендә аларның активлыгы бик тиз югала.

Җил чәчәге
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм педиатрия[d]
Симптомнар Везикула[d][1], бизгәк[d][1], артык талчыгу[d][1], баш авыртуы[1], cубфебрильная температура[d], лимфаденопатия, Папула[d], macula[d], Эрозия (медицина)[d] һәм зуд[d]
Диагностика юллары физикальное обследование[d], Direct fluorescent antibody[d], Иммунофермент анализы һәм ПЦР в реальном времени[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару ацикловир[d][2][3], Ганцикловир[d] һәм оксид цинка[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы сулыш секрецияләре аркылы йоктыру[d][1] һәм тию белән йоктыру[d][1]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 6 тәүлек[1]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 23 тәүлек[1]
ICD-9-CM 052[4][5] һәм 052.9[5]
ICPC 2 идентификаторы A72
NCI Thesaurus идентификаторы C97132[4]
 Җил чәчәге Викиҗыентыкта

Вируслы инфекция авырулары арасында җил чәчәге бик йогышлы авырулардан санала. Ул сәламәт кешеләргә авырган кешеләрдән, сөйләшкәндә, йөткергәндә һава аша турыдан-туры күчә. Балалар бу авыруга тизрәк бирешә. Авырган кеше, чирләп китүенең тышкы билгеләре сизелгәнче үк, югары температурасы, тәнендә тимгелләре булмаса да, беренче көннәреннән үк башкалар өчен зарарлы була. Югары сулыш юлларының лайлалы тышчасы вирусларның организмга керү капкасы булып тора. Анда үрчеп инкубация периоды (организм йогышланган мизгелдән башлап авыру беленгәнгә кадәрге чор) бетүгә, вируслар канга керәләр һәм үрчи башлыйлар. Кан белән алар бөтен организмга тарала.

Җил чәчәге авыруының барышы 4 периодка бүленә: инкубация периоды, продромаль (авыруның клиник билгеләре беленү алды стадиясе), тимгелләр чыгу периоды һәм кабыкчыклар ясалу периоды.

Инкубация чорыннан соң (10-21 көнгә кадәр), тиредә ачык кызыл төстәге тимгелләр ясала башлый. Бераз соңрак үтә күренмәле сыекча белән тулган куыкчыклар барлыкка килә. Сыекча составында вируслар була. 2-3 атнадан соң куыкчыклар кибә һәм 1-2 атнадан кубыкланып, җөй калдырмыйча кубып төшәләр. Җил чәчәгенең җөй калдырмавы чын чәчәк авыруыннан бер аермасы да булып тора.

Җил чәчәгенең тимгелләре бөтенесе дә берьюлы чыкмыйлар, алар 1-2 көн ­ аралаш чыкканга күрә, авыруның тиресендә бер үк вакытта тимгелләрне, : куыкчыкларны, кабыкчыкларны күрергә була. Тимгелләр кайбер авыруларның авыз эченә, тамагына, бугазларының лайлалы тышчасына чыга. Тәннең чабырып чыгуы температура күтәрелү белән бергә бара.

Тизрәк киптерү, инфекция таралуын бераз чикләр өчен, кабыкчыкларны яшел су (зеленка) йә куертылган марганцовка эремәсе белән эшкәртәләр. Иммун системасы дөрес эшләгән кешеләрдә, бер тапкыр авырганнан соң, җил чәчәгенә иммунитет (организмның йогышлы авыруларга һәм чит матдәләргә бирешмәүчәнлеге) барлыкка килә һәм икенче кабат авыручылар бик сирәк була.

Гадәттә җил чәчәге 10 яшьтән кече балаларны зарарлый. Ә өлкәннәр аның белән авырмый дигән фикер киң таралган. Моның белән килешеп булмый, чөнки җил чәчәге белән зурлар да авырыйлар. 18 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләрнең дә җил чәчәге белән авырган очраклары билгеле. .

Зурларда җил чәчәгенең клиник картинасы шактый авыр була һәм үлем белән тәмамланган очраклар да күзәтелә. Өлкәннәр арасында бу авырудан үлүчеләр саны, балалар белән чагыштырганда, 30-40 мәртәбә артыграк.

Шулай ук авыру үзенең катлаулануы белән куркыныч. Куыкчыклар күзнең мөгезпәрдәсендә ясалганда, анда кератит (мөгезләрдә ялкынсынуы нәтиҗәсендә, аның ачыклыгы, үтә күренмәлеге кимүе) ларингит (тамак ) ялкынсынуы) белән катлауланырга мөмкин. Көчсезләнгән балаларда абсцесс, үпкә ялкынсынуы, лимфаденит (лимфа төеннәре ялкынсынуы), отит (колак ялкынсынуы), рожа (тиредә була торган йогышлы авыру), стоматит (авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның ялкынсынуы), флегмона (тире астының төгәл чикләнмәгән үтә көчле үлекләп ялкынсынуларын) күзәтергә була. Зурларда җил чәчәге көчле катлаулануларга яисә үлемгә китерә торган үпкә ялкынсынуына, серозлы менингитка, энцефалитка (баш мие ) ялкынсынуы) китерергә мөмкин. Болардан кала, җил чәчәге урап алган тимрәүне китереп чыгара ала, бу авыру олы яшьтәге кешеләрдә еш очрый.

Кайвакыт җил чәчәге типик симптомнардан башланмый. Табиблар моны белсәләр дә, дөрес диагнозны вакытында куя алмыйлар. Бик сирәк очракларда, баш, арка мие сүрүләре ялкынсынуы урынына, җил чәчәге ; авыруы диагнозы куела.

Җил чәчәге белән авырмас, ә вируслары тирә-юньгә таралмасын өчен, гигиена чараларын саклау таләп ителә. Тик вирусларның таралуын бөтенләй бетереп булмый. Уртача климатлы төбәкләрдә авыруның активлашу вакыты кыш көннәренә һәм иртә яз чорларына туры килә. Яз озын кил­ гәндә, авыру таралу чоры да озая.

Профилактика уздыру максатыннан специфик иммуноглобулин, вируска каршы препаратлар, вакциналар кулланыла.

Искәрмәләр үзгәртү