Яңа Үргәагар мәчете
Яңа Үргәагар мәчете — Татарстан Республикасының Әлки районындагы Яңа Үргәагар авылындагы мөселман гыйбадәт йорты (мәчет).
Яңа Үргәагар мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Тарих
үзгәртүБеренче мәчет Иске Үргәагар авылында салына. 1833 нче елның 4 нче декабреннән мәчетнең имам-хатибы булып Фәхретдин Галләмшин торган. Революциягә кадәр Мортаза Сәгетдинов, Ризаэтдин Мозаффаров авыл имамнары булганнар.
1905 елның 19 июлендә икенче мәчетне төзергә рөхсәт алалар. Гадиулла Сафин һәм мулла Хәбибрахман Сиразетдинов авылда икенче мәчетне төзү өчен Казанга барып халыктан акча жыярга рөхсәт алалар.
Манара башындагы аеннан һәм калай түбәсеннән кала бөтен җире милләтебезнең яшел төсенә буялган әлеге мәчет Абдулла Мансуров исемле кешенең проекты буенча халык акчасына салына.
Коллективизация елларында мәчетләрнең манараларын кисеп ашлык саклау өчен кулланалар. Соңрак, сүтеп мәктәп бинасын зурайтып салалар. Совет власте елларында республикабызда 17 мәчет арасыннан берсе Спас, Әлки, Алексеевск районарының өчесенә бер мәчет сакланып кала. Ул да булса Әлки районының Үргәагар авылы мәчете була.
Мәчеткә 2005 елның 18 июлендә 100 яшь тула. Анда бер гасырдан артык бер дә тукталмыйча намаз укылган һәм укылып килә. Рамазан айларында һәр көнне бабайлар тәравих укыйлар, гает бәйрәмнәрендә авылда яшәүче яисә авылдан читтә яшәүче бабайлар, барлык ир-атлар иртәңге намазга киләләр, һәр көнне манарасыннан бишәр тапкыр азан яңгырый.
Имам–хатиплары
үзгәртү- 1905-1930 Сибагатулла бабай.
- 1930-1961 Бикмулла бабай.
- 1961-1982 Рәхмәтулла бабай.
- 1982-2007 Гиляҗев Әнвәр бабай
- 2007-2020 Фәттахов Нурулла Нуретдин улы.
- 2020 елдан Фәхриев Илдар
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүӘлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |