Яңа кыргыз аты — менге-җигем атлар токымы. Токым XX гасырның уртасында Кыргызстанда җирле кыргыз аты һәм дон, асыл менге атлар белән кушылдыру аркылы китереп чыгарылган. Токымда 3 төре бар: менге-җигем (төп), калын һәм менге. Төсе җирән, туры, кара, кайвакыт бүз. Җилкә биеклеге 151–156, гәүдә кыек озынлыгы 154–158 см, күкрәк колачы 181–185, уч колачы 19–20 см. Чыдам һәм талымсыз атлар көтүдә йөртеп асрау өчен яраклы. Иярле һәм җигуле авыл хуҗалыгы һәм транспорт эшләренә яраклы токым. Иң яхшы йөгереклек: 1200 м — 1 мин 18,7 с, 1600 м — 1 мин 46,7 с, 2400 м — 2 мин 45 с. Атларны шулай ук ит һәм кымыз өчен асрыйлар (сөт бирүчәнлеге тәүлеккә 15 кг кадәр). Токым айгырлары Кыргызстанның тау төбәкләре җирле атларын яхшыртучы буларак кулланыла.

Кыргыз атлары
Кыргыз биясе (1894)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.