Яңа Чишмә районы флагы

Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районы флагы - муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Яңа Чишмә районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Яңа Чишмә районы

Тасвирлама үзгәртү

Яңа Чишмә районы флагы, киңлеген озынлыгына карата чагыштырганда 2 гә 3 булган турыпочмаклык, горизонталь буйлап өч полосага бүленгән: кызыллы аклы горизонталь кылыч тәшерелгән, тешле ак дивар өеме һәм ак чуртан төшерелгән зәңгәр тукымадан гыйбарәт. Кызыл полосаның киңлеге (чыгышсыз), тешле чыгышлар булган участок, ак полоса (чыгышсыз) һәм зәңгәр полосаның нисбәте — 33: 5: 25: 27.

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Район флагы герб нигезендә эшләнгән.

Яңа Чишмәдә беренче авыл җирлеге 1610 елда барлыкка килә. Монда Кама аръягын күчмә халыклардан саклау өчен 1652 елда хәрби ныгытма төзелә, аның тирәсендә вакытлар узу белән бистәләр барлыкка килә (Петропавловск, Екатерина, Архангельск һ.б.). Бу бистәләрнең халкын җир эшкәртүче генә түгел, ә дәүләт чиген саклауда торучы хезмәт кешеләре дә тәшкил итә. Соңыннан алар «сөрү солдатлары»ның аерым катламын тәшкил итә. Бу тарихи чор Яңа Чишмә районы флагында ныгытма дивар һәм кылыч белән чагылдырылган. Районның хәрби символикасын саклык, уяулык һәм сизгерлек символы булган чуртан сурәте тулыландыра.

Шулай ук чуртан район территориясендә урнашкан, халыкка балыкчылык белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек биргән Чишмә елгасы һәм күлләрнең (зәңгәр кыр) байлыгы турында искә төшерә.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс-батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.

Зәңгәр, зәңгәрсу төс-намус һәм рухият символы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 185-188. — 248 с.