Яңа Усман (Чишмә районы)
Яңа Усман — Башкортстанның Чишмә районында урнашкан авыл.
Халык саны | 190 (2010) |
---|---|
Нигезләнгән | 1870-е годы |
География | |
АТБ | Шиңгәккүл авыл шурасы |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°27'2"тн, 55°15'30"кнч |
Почта индексы | 452159 |
Болгавар төбәгендәге Моталыйп авылыннан күченеп килүчеләр тәүдә аны “Яңа Моталыйп” дип атап йөртә. 1879 елда авыл Уфа өязенең Сафар волостена карый, ә 1926 елда Яңа Усман Уфа кантонының Абрай волостена керә. 1920 елда 57 ихаталы авылда 292 кеше яшәгәнлеге билгеле. 2000 елда халык саны 186 кеше тәшкил итә, алар арасында 160 — татар, 25 — башкорт, бер рус исәпләнә.
Күмәкләштерү чорында биредә үзаллы колхоз оештырыла, 60нчы еллардан авыл эреләтелгән “Заря” колхозының бригадасы булып йөрде. Хәзерге вакытта Яңа Усман Шөңгәккүл авыл биләмәсе составына керә.
Демография үзгәртү
2010[1] |
---|
190 |
Искәрмәләр үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
- Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
- Халык хәтерендә саклана // Кызыл таң, 27.05.2014(үле сылтама)
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |