Яулык бәйләшле (уен)

Яулык бәйләшлетатар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.

Яулык бәйләшле

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенга кирәк-ярак

яулык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Әлеге уенның исеме яулык белән бәйле, шуңа да уенда яулыклар кирәк була. Балалар бер рәткә төзелеп басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул бию көе башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга. Уен шулай итеп соңгы уенчыга кадәр дәвам итә. Уенда күпме күбрәк кеше катнашса, шулкадәр җанлырак һәм күңеллерәк була. Әлеге уен балалар өчен дә, яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү