Яулык бирешле — татар балалар уены. Кыз балалар уены.

Яулык бирешле
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Балалар яулык салучы билгеләп куялар. Калганнары читтә бер рәткә тезелеп тора. Яулык салучы беренче балага килеп яулык белән суга, ә ул яулыкны тотып калырга тиеш. Тотса, ул яулык салучы белән икесе читкә китеп, кемгә яулык белән сугарга һәм аны кемгә «кияүгә бирергә» икәнен килешәләр. Шуннан соң, билгеләнгән кеше янына килеп:

— Сиңа фәләннән хат! — диләр һәм яулык белән сугалар. Ул яулыкны тота алса, урынында кала. Әгәр тота алмаса, аны «кияүгә бирәләр». Аның тәртибе болай: теге парлар тагын читкә китәләр һәм бер кулның бармакларына таныш малайларның исемнәрен атап чыгалар. Аннан теге кыз янына килеп:

— Кайсы бармак кирәк? — дип, бармакларын җәеп күрсәтәләр. Кыз кайсы бармакны күрсәтсә, шуңа аталган исемне кычкырып әйтәләр. Мәсәлән, Зәки булды, ди. Ул кыз Зәкигә «кияүгә чыккан» була. Уен барлык кызлар «кияүгә чыгып» беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар

үзгәртү