Яулык алыш — татар балалар уены. Кыз балалар уены.

Яулык алыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен күбесенчә өйдә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

— Талым, талым, тал чыбык,
Уртасында бал чыбык,
Читләп-читләп, кабык ташла...
Ал яулык, гөл яулык,
Давай миңа бер яулык, —

дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү