Яркәү (Омск өлкәсе)
Яркәү — Омск өлкәсе Усть-Ишем районында урнашкан авыл. Яркәү авыл җирлеге административ үзәге.
Яркәү | |
Нигезләнү датасы | 1882 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ярковское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Ярковское сельское поселение[d][1] |
Халык саны |
149 (1926)[2], 220 (2010)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 56 метр |
Почта индексы | 646599 |
Тарихы
үзгәртүЯркәү авылына 1882 елда нигез салына. 1926 елда авылда 31 хуҗалык булган һәм 149 кеше (башлыча — руслар) яшәгән . Яркәү административ яктан Себер крае Тара округы Эбәргүл авыл советы составына кергән[4]. Соңрак күрше Эбәргүл һәм Илчебага авылыннан татарлар күченә.
Географиясе
үзгәртүАвыл Омск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ишем тигезлеге чикләрендә, Иртеш елгасының сул ярында, районның административ үзәге Усть-Ишем авылыннан көнчыгыш-көнчыгышка (ESE) якынча 16 километр ераклыкта урнашкан. Абсолют биеклек — диңгез дәрәҗәсе өстеннән 56 метр[5].
Сәгать билбавы
үзгәртүЯркәү авылы, бөтен Омск өлкәсе кебек, МСК+3 сәгать зонасында урнашкан.
Халык саны
үзгәртүХалык саны |
---|
2010[6] |
220 |
- Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 58 %, руслар — 40 % тәшкил итә[7].
Инфраструктура
үзгәртүАвылда төп гомуми белем бирү мәктәбе[8], фельдшер-акушерлык пункты (Усть-Ишем ЦРБ структура бүлеге)[9] һәм Россия почтасы бүлеге эшли.
Урамнары
үзгәртүАвылның урам челтәре алты урамнан тора[10].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Список населённых мест Сибирского края. том 1. Округа Юго-западной сибири. Новосибирск. 1928
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских и сельских населённых пунктов Омской области
- ↑ Список населённых мест Сибирского края. — Том 1. Округа Юго-Западной Сибири. — Новосибирск: Сибирский Краевой Исполнительный Комитет. Статистический отдел, 1928. — 831 с.
- ↑ Yarkovo (en). GeoNames. әлеге чыганактан 2017-10-02 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских и сельских населённых пунктов Омской области. әлеге чыганактан 2014-04-16 архивланды. 2014-04-16 тикшерелгән.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России». әлеге чыганактан 2020-03-27 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.
- ↑ Реестр образовательных учреждений Усть-Ишимского муниципального района. Портал Правительства Омской области. әлеге чыганактан 2017-09-26 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.
- ↑ Структура и органы управления. Сайт БУЗОО «Усть-Ишимская центральная районная больница». әлеге чыганактан 2017-10-02 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.
- ↑ Регионы России → Омская обл. → Усть-Ишимский р-н → Ярково с.. әлеге чыганактан 2015-03-25 архивланды. 2017-10-01 тикшерелгән.