Ярдәм бәхәсе:Яңа мәкалә язу

Дуслар, мәкаләне үзем тәрҗемә иттем, шуңа күрә хаталарымны төзәтсәгез, бик рәхмәтле булыр идем :) Yildiz 28. May 2009, 16:12 (UTC)

Бик яхшы тәрҗемә ителгән.—Timming 28. May 2009, 16:59 (UTC)
Рәхмәт!)))) Yildiz 28. May 2009, 17:48 (UTC)
Мәкалә исеме төрле урында төрлечә тәрҗемә ителгән: битнең иң башында ул "Wikipedia бәхәсе:Яңа мәкалә язу" дип атала, ә эчтәлекнең беренче пунктында - "Яңа мәкалә эшләү" дип. Беренчесе - дөрес.--Камский 15. Ökt 2009, 09:28 (UTC)
Зинһар, үзегез төзәтә алган хаталарны төзәтеп куегыз. Шулай ук, хаталы битләргә сылтамалар куйсагыз, уңайлырак булыр иде. --Timming 15. Ökt 2009, 13:55 (UTC)
Минем битне Карау гына бар, үзгәртә/төзәтә алмыйм.--Камский 15. Ökt 2009, 14:34 (UTC)
Дөрес, гафу итегез. Хаталарны тикшерүегез өчен рәхмәт. --Timming 15. Ökt 2009, 16:12 (UTC)

Хәлиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы үзгәртү

Хәлиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы

   Гыйниятулла Хәлиуллин 1948 нче елның 19 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Арбор авылында дөньяга килә. Башта Арбор авылының сигезьеллык мәктәбендә укый. Аннары укуын Чепья авылында урнашкан урта мәктәптә дәвам итә. 1966 нчы елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Смәел һәм Арбор мәктәпләрендә физика, математика фәннәрен укыта башлый. 
   Гыйниятулла Хәлиуллин яшьли ятим кала. Әтисе Гатиятулла сугышта алган яралардан вафат була. Аңа тормышта зур сынаулар очрап тора. Әмма кызыксынучан, эзләнүчән егет укуын дәвам итәргә тели һәм 1969 нчы елда Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1974 нче елда университетны уңышлы тәмамлап, физик-теоретик белгечлеге ала. Заманында олы галим академик Е.К Завойский нигезләгән теоретик физика кафедрасында кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1976 нчы елда ул шушы кафедраның аспирантурасына укырга керә. 1979 нчы елда аспирантураны тәмамлап, “Металларда үзара алмашынучан бәйләнешләр һәм кристаллик кырлар теориясы” темасына кандидатлык диссертациясын яклый.
   1979 нчы елдан Гыйниятулла Хәлиуллин СССР фәннәр академиясының (хәзер Россия фәннәр акамедиясы) Казан физика –техника фәнни –тикшеренү институтында эшли башлый. Ләкин, илдә башланган җимергеч процесслар, иң беренче чиратта, фәнни үсеш юнәлешенә кагыла. Зур өметләр баглап эшләп ятучы галим моның белән килешә алмый. Ул чит илләрдәге фәнни үзәкләр белән элемтәгә керә һәм алар белән хезмәттәшлек итә башлый.

1991 нче елдан ул Макс Планк институтына озак сроклы командировкаларга контракт буенча барып-кайтып эшли башлый. Ул еллар дәвамында Япония, Кытай, Америка,Австралия, Франция, Англия, Канада кебек күп илләрдә озак вакытлы командировкаларда була. Г.Хәлиуллин дөньяның төрле илләрендә басыла торган абруйлы фәнни җурналларда еш чыгыш ясый, үз ирешкәннәре белән уртаклаша. Аның инде басылган фәнни хезмәтләре генә дә 200 дән артып китә. Бүгенге көндә гаиләсе белән Германия шәһәрендә яши һәм эшли.

Кулланылган чыганак:1. Гарифжан Мөхәммәтшин “Үрбар” китабы,2013. 2. http://baltaci.ru/news/tөrlese/baltachny-tanytkan-yaktashlar-3

Артыш (гади артыш) – яшел ылыслы агач. үзгәртү

                          Артыш (гади артыш) – яшел ылыслы агач.
         Артыш агачы (можжевильник) куак яки зур булмаган агач булып үсә. Ул - ике өйле куак. Ботаклары 1-1,5 см.лы ылыс белән капланган. Артышның җиләге башта яшел төстә була, өлгергәч шәмәхә-кара төскә әйләнә. Көзгә таба - август, сентябрь айларында өлгерә.
         Артыш җиләгенең дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Аның составында пинен, кардинен, терцинеол һәм башка кушылмалар булган эфир мае (20% кадәр), шикәр (40% ка кадәр), сумала (9% кадәр) һәм органик кислоталар, шулай ук глюкозаидлар, танин, пектиннар бар. 
          Медицинада артыш җиләгенең бөерләрдән һәм сидек юллары авыруларыннан сидек кудыргыч һәм дезинфекцияләү чарасы буларак файдаланыла.  Артыш җиләгенең организмга булган файдасы әле моның белән генә бетми. Ул күп төрле авыруларга дәва. Ләкин һәр очракта да табиб белән киңәшләшү зарур. 
           Артыш җиләген терлекчелектә дә кулланалар. Аның төнәтмәсе терлекләрнең тәнендәге бөҗәкләрне чыгарганда файдаланыла. 
           Артыш агачы/куагы орлыктан үрчи.  Ул Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән. Аны Татарстан Республикасының төрле районнарында, шул исәптән  Балтач районы территориясендә дә еш очратырга мөмкин. Артыш агачы катнаш урманнар эчендәге куаклыкларда, аланлыкларда, тау битләрендә үсә. Районда артыш җиләген күпләп җыеп, кәсеп итүчеләр бар. 
           Артыш җиләген җыю бераз уңайсызрак. Җыйганда куакның төбенә җәймә җәяләр, чүпрәк перчатка киеп шул җәймәгә артыш җиләкләрен сыпырып төшерәләр. Аннары чүпләрен чистартып, күләгәле урында саклыйлар. Артыш җиләкләрен мичтә киптерергә ярамый, чөнки аның дәвалау үзлекләре югала. Кипкән артыш җиләген 3 ел сакларга ярый.

Кулланылган чыганак : 1. https://tt.wikipedia.org/wiki/Артыш_(агач) 2. https://travniki-sibiri.ru/catalog/a/artysh-shaman-trava-rossypyu.html 3. “ Дару үсемлекләре”. Төзүче һәм тәрҗемәче Миргалим Харисов “Раннур” нәшрияте, 1999 ел.

Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы – спорт остасы. үзгәртү

Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы – спорт остасы. 1963 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач бистәсендә туа. 1981 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда ук спортны ярата. Мәктәп һәм район күләмендә уздырылган волейбол, баскетбол, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында теләп катнаша. Урта белем алгач, хезмәт юлын “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрә. Гаиләле булуга карамастан спорттан аерылмый. 1993 елда Әлфия үзлегеннән кул көрәше белән шөгыльләнә башлый һәм бу үҗәтлек аңа сабан туенда, район бәйгеләрендә зур җиңүләр китерә. 1995 ел аңа зур уңыш китерә. Ул Республика чемпионатында катнашып, беренче мәртәбә көмеш һәм бронза медальләргә ия була. Алдагы елларда ул бу дәрәҗәгә күп мәртәбә ирешә. Тверь шәһәрендә Россия чемпионатында уң һәм сул куллары белән көрәшеп, икенче, өченче урыннарны алуга ирешә. Бу уңышлары аңа Россиянең спорт мастеры исемен алырга ярдәм итә һәм дөньякүләм ярышларда катнашырга мөмкинлек бирә. Ул Мәскәүдә узган Европа беренчелегендә катнашып халыкара спорт мастеры исемен ала. Европа һәм дөньякүләм җыелма командалар арасында оештырылган ярышта көмеш кубок яулый. Екатеринбургта, Владикавказ шәһәрләрендә узган Россия чемпионатларында призлы урыннарга ия була. 1997 елда Азов шәһәрендә Бөтенроссия җәйге спорт уеннарының чемпионы була. Шул ук елда Һиндстанда узган дөнья чемпионатында уң һәм сул куллары белән көрәшеп, көмеш һәм бронза медальләр яулый. Әлфия Зыятдинова Татарстанның һәм Россиянең командалары составында күп чыгышлар ясап гомуми җиңүгә зур өлеш кертте. Үз осталыгын яшьләргә, балаларга бирүгә зур көч куя. Аның шәкертләре арасында район, республика чемпионнары, призерлары бар. 1999 елда “Факел” спорт клубында балалар өчен кул көрәше секциясе ачты. 2007 елда “Хыял” яшьләр үзәгендә тренер булып эшли башлый. Хәзерге көндә дә хезмәт юлын шунда дәвам итә. Әлфия Зыятдинова - “Хезмәт ветераны”, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” исемнәренә ия. Кулланылган әдәбият: 1 https://baltasi.ru/news/baltasi/91666/ . 2. “Хезмәт” Балтач район газетасы, 3. https://baltasi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/663403.htm

Ашрапов Айдар Җәвит улы үзгәртү

Ашрапов Айдар Җәвит улы Ашрапов Айдар 1989 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Балтач районының Нөнәгәр авылында туган. Нөнәгәр урта мәктәбендә укыган. Мәктәп елларында ук мохтаҗларга ярдәм итү хезмәт отрядында катнашып, актив эшчәнлек алып барган. 8 сыйныфтан алып студент елларына кадәр милли татар көрәше белән шөгыльләнгән. Шушы вакыт аралыгында 35 тапкыр төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулаган. Спорт аңа дисциплиналы булырга һәм холкын чыныктырырга ярдәм иткән. Студент елларында студентлар һәм аспирантларның профком әгъзасы булып торган. Ул хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. 2012 елның гыйнварыннан робот техникасы белән шөгыльләнә башлый. Олимпиадаларга әзерлек вакытында робот техникасы буенча балаларны үз методикасы буенча әзерли. Нәтиҗәдә, аның укучылары Бөтенрәсәй күләм ярышларда даими рәвештә җиңеп, призлы урыннар алганнар. 2017 елда Ашрапов Айдар үзенең “Робот техникасы иҗат” лабораториясен ачкан. Ул биредә робот техникасы белән кызыксынучы балаларны кабул итә. Белем ала: 1. 2005-2011 - "Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе»; 2. 2020 – "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе; 3. Европа Советында Стажировка, Страсбург шәһәре, Франция, 2019 ел; 4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка, 2009 ел.

Аның ирешкән уңышлары: 2012 ел - «Учитель цифрового века»; 2013 ел - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты; 2013 ел - «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог" гранты белән бүләкләнә; 2013 ел - “Робототехника" компетенциясе буенча өстәмә белем бирү педагоглары өчен укыту семинарлары үткәргән өчен Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Рәхмәт хаты»; 2013 ел - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты; 2016 ел "Мобиль робототехника" компетенциясендә сертификацияләнгән эксперт; 2019 ел – “Полит Завод” республика иҗтимагый-сәяси проекты җиңүчесе; 2019 ел – “Вверх" лидер конкурсы җиңүчесе; 2020 ел - «100 лидер» конкурсы җиңүчесе; 2020 ел - «Кадрлар резервы " Республика проекты җиңүчесе;

Җәмәгать эшчәнлегендә катнашу тәҗрибәсе: 1) 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе; 2) 2020-2022 еллар - Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәгариф һәм фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе; 3) "Робототехника һәм программалаштыру мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен социаль проект җитәкчесе; 4) “Өлкән яшьтәге кешеләр өчен компьютер белеме" социаль проект җитәкчесе; 5) IV чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Нөнәгәр авыл җирлеге Советы депутаты.

Хезмәт юлы: 17.04.2008-2009.10.2010 - ТДГПУ математика, информатика һәм аны укыту методикасы кафедрасы лаборанты булып эшли; 31.08.2011-31.01.2012 - Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе информатика укытучысы; 01.02.2012-19.08.2016 - «Балалар техник иҗаты үзәге " муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. В. П. Чкалов, өстәмә белем бирү педагогы (робототехника һәм IT белгечлек). 22.08.2016-26.11.2018 - «Глобус " балаларга өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе»робототехника берләшмәсе җитәкчесе (робототехника һәм IT белгечлек); 2019 ел - «RoboDom " робот техникасы һәм техник иҗат мәктәбенә нигез салучы һәм генераль директоры; 2020 ел - Казан шәһәре Совет районының 185 нче күппрофильле лицейда мәгълүмати технологияләр буенча директор урынбасары. Гаилә хәле: Өйләнгән, ике ул тәрбияли Алимхан һәм Арслан. Кулланылган чыганак : Авторның үзеннән алынган әңгәмә.

«Яңа мәкалә язу» битенә кире кайту.