«Яктыга» трилогиясе (баш. «Яҡтыға» трилогияһы)— Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева язган тарихи-революцион әсәр. 1968 елда әлеге трилогиясе өчен З. Биишева Салават Юлаев премиясе белән бүләкләнә[1].
Өч китап-романнан тора: «Кимсетелгәннәр», «Олы Иек буенда», «Җимеш».

«Яктыга»
баш. Яҡтыға
Автор:

Зәйнәп Биишева

Жанр:

трилогия

Оригинал теле:

башкорт теле

Оригинал чыгу датасы:

1959 ел

Нәшер итүче:

Башкортстан китап нәшрияты

Кимсетелгәннәр үзгәртү

Вакыйгалар төп каһарман Гөлҗимеш-Җимеш исемле кыз тарафыннан сөйләнелә. Җимешнең әнисе Сәгурә үлеп киткәч, кызның ике апасы — Бибеш, Янеш һәм абыйсы Иштуган өчен яңа тормыш, бер үк вакытта кыенлыклар башлана. Атасы Байгилде күрше авылдан Сәрбиямал исемле, үзенең балалары булмаган усал, үзсүзле хатынны балаларына үги ана итеп алып кайта. Сәрбиямал үзе ана булып карамаган, бу тойгыны татымаган кеше — балаларга артык усал, таләпчән була. Үсмерлектән яңа чыгып килгән Бибешне күрше авылга өлкән яшьтәге кешегә, Хөснелхакка кияүгә, усал каенана янына көчләп бирәләр. Өйдә калган өч балага да «көн» булмый. Аннары үги ана, Байгилдене үгетләп, гаиләсе белән үз авылына күчереп алып кайтуга ирешә. Менә мондагы кимсетелүләр (бигрәк тә, бай балалары тарафыннан), «килмешәк» дип атауларын кечкенә Җимеш авыр кичерә һәм беренче китапның да исеме нәкъ «Кимсетелгәннәр» дип аталуы очраклы түгел. Биредә шулай ук үги ананың Әхмәтша исемле комсыз бер бай белән атасына хыянәт итүе, Иштуганның Айсылу исемле кызны урлап китүен, апасы Янеш белән Сәрбиямал тарафыннан кыерсытылулары турында да сүз бара.

Олы Иек буенда үзгәртү

Икенче китап «Олы Иек буенда» — бу Җимешләрнең яшәгән авылы, исеменнән ук күренүенчә, Олы Иек исемле елга ярында яшәүләре турында сүз бара. Китапның башында ук, аклар тарафыннан Янешкә туп ярчыгы тиеп үлә, атасы да үлеп китә. Аларның артыннан ук абыйсы белән җиңгәсе Кызыл Армия сафында кайтып төшәләр һәм Җимеш Бибешләрдә вакытлыча яши башлый. Апасы белән яшәгән чорда Җимеш кодагые Таибә әбинең саф, кыю, тормыш авырлыкларыннн басылып калмаган, уңган кеше-ана икәнен аңлый.

Җимеш үзгәртү

Өченче китап — «Җимеш» — төп каһарманның балалык чорыннан чыгып, тормышка яңача каравы, авылда абыйсы Иштуганнар тарафыннан ачылган мәктәптә укуы, аннары Ырынбурга китеп педучилищеда укуы, анда яңа дуслар табуы, Байрас белән беренче мәхәббәт тарихы да языла.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү