Якопо Биливерти

Якопо Биливерти, шулай ук Джакомо Джованни Биливерт яки Жак Биливельт (итальян телендә: Jacopo Biliverti, француз телендә: Jacques Bylivelt; 1550 елның 17 ноябре, Делфт — 1603 елның 19 феврале, Флоренция) — һолланд зәркән остасы, «алтын эшләре остасы», Флоренциядә, Тосканада де Медичи герцоглары сарае янында эшләгән.

итал. Giacomo Giovanni Biliverti
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Туу датасы 17 ноябрь 1550(1550-11-17)[1][2]
Туу урыны Делфт, графство Голландия[d], Изге Рум империясе[1]
Үлем датасы 19 февраль 1603(1603-02-19) (52 яшь)
Үлем урыны Флоренция, Италия[1]
Балалар Джованни Биливерти[d]
Һөнәр төре зәркән
Активлык урыны Флоренция[1]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Якопо Биливерти һөнәрләре: мәшһүр делфт фаянслары, зиннәтле ташларны эшкәртү һәм һолланд зәркән осталары сәнгате белән мәшһүр һолланд Делфт шәһәрендә туган. Останың чын исеме — Якоб Янсзон Билевельт (Jacob Janszoon Bijlevelt). 1573 елга кадәр ул живописьне өйрәнгән һәм Германиядә, Аугсбургта торган. Аннан соң ул Флоренциягә, Тоскананың бөек герцогы Франческо I Медичиның сарае янына картина галереясе саклаучысы вазыйфасына чакырылган булган[3].

1575 елда испан короле Филипп II Франческоны Тоскананың икенче бөек герцогы итеп таныгач, герцог Биливертига яңа бөек кенәз таҗына һәм берничә бизәнү әйберенә заказ биргән. Таҗ Наполеон сугышлары эпохасында югалтылган булган. Флоренциядә башка вазыйфалардан кала Биливерти асыл ташларны эшкәртү остаханәсенә җитәкчелек иткән, анда ул Медичи гаиләсенең берничә әгъзасы өчен эшләнмәләр эшләгән[4]. Биливертиның күп зәркән эшләнмәләре шулкадәр камил булган ки, аларны мәшһүр Бенвенуто Челлинига карый дип исәпли башлаганнар һәм хәзерге вакытка кадәр аларның атрибуциясе бәхәсләр китереп чыгара[5]. 1576 елда үскән керемнәренә күрә Якопо Медичи остаханәләреннән зәркән остасы Микеле Мадзафириның (1530—1597) туганы булган Фьяметта Мадзафирига (Fiametta Mazzafiri) өйләнә алган. Нәкъ шул вакытта ул үзенә итальян исеме алган. Аларның улы Джованни Биливерти мәшһүр живописец булган.
1587 елдан соң Якопо Биливерти яңа бөек герцог Фердинанд I-нең сәнгать әсәрләре тупланмасын оештыруда катнашкан, ул аңа шулай ук дипломатлар һәм зур кунаклар өчен Флоренция хәзинәләре буенча экскурсияләр үткәрергә кушкан. Моннан кала ул француз короле Генрих IV-ка кайбер дипломатик бүләкләр эшләү өчен җаваплы булган.
Биливертига кайбер бизәкләргә заказ Изге Рим империясе императоры Рудольф II һәм аның сарае яндагылары тарафыннан бирелгән булган, шуңа күрә берничә экземпляр Венада Сәнгать тарихы Музеенда сакланып калган.
Якопо Биливерти 1603 елда үзенең Флоренция остаханәсендә илле ике яшендә үлгән. Останың үлеменнән соң остаханә белән аның ярдәмчесе Флоренциягә 1589 елда килгән француз Одоардо Валле (1542—1622) җитәкчелек иткән[5].

Искәрмәләр

үзгәртү