Ядрә белән ату комплексы (Казан)

Ядрә белән ату комплексыКазан һәм Лаеш районы чигендә, Мирный бистәсе янындагы «Динамо» спорт базасы территориясендә, шәһәр үзәгеннән 14 чакрым ераклыктагы экологик чиста табигый зонада урнашкан спорт корылмасы.

Комплекс Россиядә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен бөтен стандартларга туры килә торган бердәнбер һәм иң эре спорт корылмасы булачак. Комплекс территориясендә спорт атуы өчен ачык мәйдан, спорт атуы буенча финал ярышлары өчен мәйдан, 300 метрлы комбинацияле ату галереясе һәм сугыш коралыннан ату өчен 50 метрлы ике галерея, административ корылмалар, спорт базасында универсаль зал, тренажерлар залы, бокс һәм көрәш залыннан торган спорт комплексы, 100 кешелек кунакханә, кафе, ачык спорт мәйданнары бар.

Сылтамалар үзгәртү