Яппаров Ягъфәр Якуб улы — сугыш һәм хезмәт ветераны. Озак еллар дәвамында мәктәп директоры булып эшләп, Балтач районында һәм республика күләмендә танылган мәгариф хезмәткәре

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 25 сентябрь 1924(1924-09-25)
Туу урыны Таузар, Карадуган авыл җирлеге[d], Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 23 октябрь 2002(2002-10-23) (78 яшь)
Җирләнгән урыны Таузар
Һөнәр төре мәктәп директоры
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләкләр

Кскача биографиясе үзгәртү

1924 елның 25 сентябрендә Таузар авылында туган. 1941 елда Балтач урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлап туган авылындагы «Көрәш» колхозында башта гади эшче, аннан соң бригадир булып эшли.

Фронт юлы үзгәртү

1942 елда армия сафларына алына һәм 1944 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Икенче  Украина фронты гаскәрләре сафында Днепрны кичү сугышларында була. Кривой Рог шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугышлар вакытында каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Шушы ярадан ул инвалидлык ала һәм демобилизацияләнә.

Мәгариф системасында хезмәт юлы үзгәртү

Фронттан кайткач Я.Яппаров ВКП(б)ның Балтач район комитетында хәрби бүлек мөдире булып эшли. 1945-1953 елларда— Карадуган мәктәбендә укытучы, соңрак аның директоры. 1953 елда аны кабат партия эшенә алалар—ул райком секретаре ярдәмчесе, гомуми бүлек мөдире булып эшли. Шушы елларда читтән торып Казан дәүләт университетының математика факультетында укый, аны 1959 елда тәмамлый. Шул ук елда Чепья урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Егерме ел шушы коллективта эшләү дәверендә Я.Яппаров Чепья мәктәбен республика күләмендә данлы, иҗади эшләүче, алдынгы  педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелдерде.

1979-1984 елларда Я.Яппаров Балтач урта мәктәбенә җитәкчелек итте. Педагогик хезмәттән аерылгач та хезмәт юлын туктатмады—1985 елдан ул Ленин исемендәге колхозның профсоюз комитеты рәисе булып эшләде.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Я.Я.Яппаров үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеге чорында гаять киң һәм актив җәмәгать эше алып барды. Ул ялкынлы лектор, оста пропагандист, яшьләрнең яраткан остазы иде. Озак еллар инвалидлар җәмгыятенең район идарәсен җитәкләде, район ветераннар совеьты идарәсе әгъзасы булды. Тирән белемле, зыялы, ихлас һәм шат күңелле, кешеләрне үз итә, ярата белүче шәхес буларак ул һәркемгә кирәк, һәрвакыт кешеләр арасында булды.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исеме үзгәртү

Я.Я.Яппаров хезмәт ияләре депутатларының 13-17 чакырылыш район Советы, күп мәртәбәләр Чепья авыл Советы депутаты булып сайланды. Ул Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары , күп медальләр белән бүләкләнде. Яшь буынны тәрбияләүдәге олы хезмәтләре өчен 1963 елның май аенда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Вафаты үзгәртү

Ветеран 2002 елның 23 октябрендә вафат булды. Кабере туган авылы  Таузар зиратында.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Балтач энциклопедиясе, I том, 2006
  • Балтач энциклопедиясе, II том, 2010
  • Б.Зыятдинов, Мәгърифәтле Таузар иле, 2004

Сылтамалар үзгәртү