Ютазы районы гербы

Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районының гербы - таныклык һәм хокук билгесе, ул муниципаль оешманың рәсми символы булып хезмәт итә.

Ютазы районы гербы
Нигезләнү датасы 18 май 2005

Герб 2005 елның 18 маенда Ютазы район халык депутаты Советы карары белән расланган.[1]

Герб 1955 теркәлү номеры буенча Россия Федерациясенең Дәүләт Геральдик Реестрына һәм 22-нче номерлы Татарстан Республикасының Геральдик Реестрына кертелә.

Герб тасвирламасы үзгәртү

«Яшел кырда канатларын як-якка җәйгән көмеш төстәге тургай сурәтләнгән, ул зәңгәрсу гөмбәз рәвешендәге фигурада утыра, фигура көмеш белән коймаланган һәм шулай ук аңа чыга торган алтын кояш төшерелүдән гыйбарәт (йөзсез)».

Герб символикасы үзгәртү

Герб символлар һәм аллегорияләр телендә Ютазы районының географик һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гербның төп фигурасы - тургай, геральдиядә ул таң, уяну, матурлык символы; Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында төбәкнең урнашуын күрсәтә. Районда яшәүчеләр беренче булып таң ату белән очрашалар. Шулай ук, тургай җирле халыкның иң яхшы сыйфатларын символлаштыра - куелган максатка ирешүдә тырышлык һәм түземлек, тыйнаклык - аның мелодик сонор җырлавы бөтен районда ишетелә - ләкин үзе күк биеклегендә күренми.

Төбәк гербында кояш чыккан символизм күпкырлы:

Алтын кояш - тормыш, энергия һәм җылылык символы; кояш шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышында төбәкнең урнашуын күрсәтеп, тургай символизмын ныгыта.

Бизәкләнгән гөмбәз милли татар бизәкләренә охшаган һәм, шулай итеп, төбәктә яшәүчеләрнең җирле традицияләренә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен ассызыклый.

Геральдрикадагы алтын - байлык, акыл, хөрмәт, өзлексезлек символы.

Көмеш төс камиллекне, асыллыкны, үзара аңлашуны символлаштыра.

Яшел төс өмет, табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр, ачык зәңгәр төс - хакыйкать, хөрмәт һәм яхшылык символы.

Герб тарихы үзгәртү

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик Совет авторлар төркеме тарафыннан Россия Геральдистлары Союзы белән берлектә эшләнгән :

Рамил Хәйретдинов, Радик Сәлихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переводенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү); Рәис Яппаров (Урыссу), Зиннур Садриев (Урыссу), Рәмзия Хәкимова (Ютазы).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү