ЮрийРумер (1901, Мәскәү — 1985 Новосибирск) — совет физик-теоретигы, физика-математика фәннәре докторы, оптика һәм квант механикасы буенча белгеч.

Юрий Румер
Туган 28 апрель 1901(1901-04-28)[1]
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 1 февраль 1985(1985-02-01)[1] (83 яшь)
Новосибирск, РСФСР, СССР
Күмү урыны Южное кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре физик
Эш бирүче Новосибирск дәүләт университеты[d]
Кардәшләр Осип Борисович Румер[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

 Юрий Румер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Юрий Румер 1915-1917 еллар тирәсе
 
Юрий Румер 1920-нче елларда
 
Архив-җинаять № 23711-дән фото. Апрель 1938

Юрий Румер 1901 елның 28 апрелендә Мәскәүдә беренче гильдия сәүдәгәре Борух Хаимович (Борис Ефимович) Румер (1858-1929)[2] һәм Анна Юрьевна Сегалова[3] гаиләсендә туган. Аның агалары — Румер Осип — атаклы тәрҗемәче, шагыйрь һәм полиглот, һәм Исидор Румер (1884-1935), филолог. Ике туган агасы (әнисе ягыннан) — филолог Брик Осип Максимович. Атасы 1910 елда «Богатырь» акционерлар җәмгыяте дип үзгәртелгән Мәскәү резина мануфактура ширкәтенең идарә әгъзасы һәм идарә директоры була, ә 1920 елдан ягулык тармаклары төзү буенча Югары коллегиянең тәэмин итү бүлеге мөдире вазифасында, ягулыкның Төп идарәсендә һәм Халык хуҗалыгы Югары Советының Үзәк тәэминаты сәүдә идарәсендә эшли.

1918 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Ю. Б. Румер Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1924 елда университетны тәмамлый[4]. 1927-1932 елларда Германиядә Геттинген университетында стажировкада була, анда Макс Борнның ассистенты булып эшли, квант химиясе (күп атомлы молекулаларның химик бәйләнешләренең квант теориясе) белән шөгыльләнә[5]. 1929 елда ул гомуми чагыштырмалылык теориясенә багышланган тәүге гыйльми хезмәтен яза[4]; 1932 елда молекулаларның кануни структуралары буенча фундаменталь ачыш ясый.

1932 елның сентябрендә Мәскәүгә кайткач, Ю. Б. Румер Мәскәү дәүләт университетының теоретик физика кафедрасы доценты була, ә 1933 елның гыйнварында профессор вазифасын били. Румерны Э. Шредингер һәм Л. И. Мандельштам тәкъдим итәләр; 1933 елның 5 августында Л. Мандельштам, И. Тамм һәм Б. Гессен шулай билгелиләр:

Уның талантының мөһим үзенчәлеге булып фикер оригинальлеге һәм кыюлыгы тора. Гомуми чагыштырмалылыҡ теориясе, яктылыкның квант теориясе, квант электродинамикасы өлкәсендә идеясе буенча бик кызыклы һәм үзенчәлекле хезмәтләр авторы. Аның квант химиясе буенча фундаменталь тикшеренүләре иң лаеклысы булып тора. Ул эшләгән ысулларны бу өлкәдә эшләүче барлык тикшеренүчеләр дә киң куллана…

МДУ профессоры Ю. Б. Румер җитәкчелегендә башкалар белән беррәттән соңрак билгеле галимнәр булып киткән М. В. Волькенштейн, И. В. Кузнецов, М. А. Ковнер үзләренең диплом эшләрен башкаралар.

Ю. Б. Румер башта квант химиясе өлкәсендә эшләвен дәвам итә, 1935 елдан радиоактивлык һәм ядро физикасы өлкәсендә тикшеренүләргә күчә; 1935-1938 елларда СССР Фәннәр академиясенең Физика институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли, Мәскәү университеты профессоры булып кала.

1938 елның апрелендә Мәскәүдә Арбатта Ю. Б. Румер үзенең туган көнен билгеләр өчен дуслары белән юлга чыкканда «халык дошманы Ландауның булышчысы буларак» кулга алына. Аның белән бергә Л. Д. Ландау һәм М. А. Корец Сталинга каршы листовка авторлары буларак кулга алыналар. Омск каласы янындагы Куломзино бистәсендә урнашкан ЦКБ-29 га эшкә җибәрелә; самолетларда флаттер һәм шимми белән бәйле исәпләүләр белән шөгыльләнә. 1946 елда Таганрогка күчерелә, Р. Л. Бартини төркемендә эшли, ул яңа транспорт самолетын эшләү проекты белән җитәкчелек иткән була. Төрмә срогын тулысынча үтә[6].

Шул чакта гамәлдә булган указга ярашлы, 58-нче статья буенча хөкем ителгәннәр тагын да биш ел «хокуктан мәхрүм итүгә» дучар ителәләр, Румер Енисейскига сөргенгә җибәрелә. 1948 елдан 1950 елга кадәр Ю. B. Румер Енисейск укытучылар институтында (соңрак Лесосибир педагогия институты дип үзгәртелә) физика-математика кафедрасы профессоры булып эшли. 1950 елда Новосибирск каласына күчеп килә, анда ике ел дәвамында, очраклы акча эшләп, очын очка ялгап яши, чөнки сөргендәге кеше буларак югары уку йортларына һәм гыйльми учреждениеләргә эшкә алудан баш тарталар. 1953 елда сөрген срогы тәмамланганнан соң СССР Фәннәр академиясенең Көнбатыш Себер бүлекчәсенә өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасына эшкә алына.

1954 елның азагында Ю. Б. Румер ССРБ-ның Югары судының Хәрби коллегиясеннән аның эше 1954 елның 10 июлендә яңадан каралуы, ССРБ Югары суды Хәрби коллегиясенең 1940 елның 29 маендагы хөкем карары яңа ачылган шартлар буенча юкка чыгарылуы һәм эш туктатылуы турында таныклык ала.

Новосибирск педагогия институтында укыта. 1953 елдан 1957 елга кадәр Ю. Б. Румер — Новосибирскида СССР Фәннәр академиясенең Көнбатыш Себер бүлекчәсенең техник физика кафедрасы мөдире. 1957 елда СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенең радиофизика һәм электроника институты директоры итеп тәгаенләнә, ул Новосибирскида беренче физика институты була. 1964 елда институт ярымүткәргечле физика институты белән берләштерелә. Ю. B. Румер күпмедер вакыт Математика институтында, ә аннары СССР Фәннәр академиясенең Ядро физикасы институтында (1967 елдан — сектор җитәкчесе) эшли.

Күп еллар дәвамында Ю. Б. Румер бердәм кыр теориясен төзүгә үз карашын җентекләп эшли. Йомгак ясап, бишоптика буенча берничә эш әзерли, аларда электромагнит кыры, аралык-вакыт үлчәмен бишкә чаклы киңәйтеп, гомуми чагыштырмалылык теориясе схемасына кертелә. 1949-1959 елларда Эксперименталь һәм Теоретик Физика журналында оптика буенча 10 хезмәт бастырып чыгара, шулай ук алынган теоретик нәтиҗәләрне гомумиләштереп монография бастыра. Әмма бу хезмәтләре физик берләшмәдә, шул исәптән Румерның якын дусты Л. Д. Ландауда да кызыксыну уятмый.

Новосибирск дәүләт университетында 20 ел чамасы педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1972 елда лаеклы ялга чыга.

1985 елның 1 февралендә вафат була, Новосибирскида, Академкалачык янында Көньяк зыяратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Хатирәләр үзгәртү

 
Новосибирскның Көньяк зыяратында Румер кабере

Мемориаль тактаташ үзгәртү

Новосибирск шәһәренең Үзәк районында Фрунзе урамындагы 1960 елдан 1964 елга кадәр галим эшләгән 13-нче каты җисем химиясе институты бинасында мемориаль тактаташ куела.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Румер Ю. Б., Фет А. И. Теория унитарной симметрии. — М.: Наука, 1970.
    • Румер Ю. Б., Фет А. И. Теория групп и квантованные поля. — М.: Наука, 1977.
    • Ландау Л. Д., Румер Ю. Б. Что такое теория относительности. 3-е, доп. — М.: Сов. Россия,1975.
    • Румер Ю. Б., Фет А. И.. Группа Spin(4) и таблица Менделеева ТМФ, 1971, 9:2. — С.203—210.
    • Дмитриев В. Ф., Румер Ю. Б. Алгебра O(2,1) и атом водорода ТМФ, 1970, 5:2, С.276—280.
    • Румер Ю. Б. Оптико-механическая аналогия // УМН, 8:6(58). — 1953. — С.55—69.
    • Румер Ю. Б. Исследования по 5-оптике. — Гос. изд-во технико-теорет. лит-ры, 1956.
    • Румер Ю. Б., Рывкин М. Ш. Термодинамика, статистическая физика и кинетика. — 2-е изд., испр. и доп. — Новосибирск: Изд-во Носиб. ун-та, 2000. — 608 с. — ISBN 5-7615-0383-2.
    • Термодинамика плоской дипольной решётки. — УФН, 1954. — Т.53. — № 2. — С.245-284.
    • Термодинамика плоской дипольной решётки Изинга-Онсагера (совместно с А. М. Дыхне) — УФН, 1961, Т.75. — № 1. — С.101—115.
    • Thermodynamik des ebenen Ising-Onsager-Dipolgitters (A.M.Dychne) — Fortschr.Phys., 1961. — Bd.9. — № 10. — S.509—525.
    • Термодинамические средние для бесконечной плоской решётки Изинга. ЖЭТФ, 1964. — Т.47. — № 1. — С.278—293.
    • Фазовые переходы второго рода у бозе-газа. — ДАН СССР, 1955. — Т.100. — № 5. — С.887—888.
    • Отрицательные и предельные температуры. — ЖЭТФ, 1960, т.38, № 6, с.1899—1902.
    • Совместно с В. Л. Покровским Замечания к теореме Паули о связи спина со статистикой. — ЖЭТФ, 1956. — Т.31. — № 2(8). — С.578—580.
    • Quantenchemie mehratomiger Molekule. — Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1930, № 3, s.277—284. (zusammen mit W.Heitler).
    • Quantentheorie der chemischen Bindung fur mehratomige Molekule. — Z. Phys., 1931, Bd. 68, s.12—41 (zusammen mit W.Heitler).
    • Eine fur die Valenztheorie geeignete Basis der binaren Vektorinvarianten. Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1932, № 5, s.498—504. (zusammen mit E. Teller, H. Well).
    • Zur Theorie der Shinvalenz. Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1932, № 4, s.337—341.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • И. Ф. Гинзбург, М. Ю. Михайлов, В. Л. Покровский Юрий Борисович Румер (к 100-летию со дня рождения), УФН. — октябрь 2001. — Т. 171. — № 10
    • Юрий Борисович Румер: физика, XX век / ред. А. Г. Марчук; авт.-сост. И. А. Крайнева и др. — Новосибирск: АРТА, 2013. — 591 с.
    • Абрикосов А. А. Академик Л. Д. Ландау: Краткая биография и обзор научных работ. — М.: Наука, 1965.
    • Кемоклидзе М. П. Квантовый возраст. — М: Наука, 1989.
    • Конопельченко Б., Паташинский А., Рютова М. Квантовый возраст. [К восьмидесятилетию со дня рождения Ю. Б. Румера.] // За науку в Сибири. — 1981. — 23 апреля.
    • Ливанова А. М., Л. Д. Ландау. — М.: Знание, 1978.
    • Ливанова А. М. Физики о физиках. — М.: Молодая гвардия, 1968.
    • Юрий Борисович Румер. К восьмидесятилетию со дня рождения. Л. М. Барков, В. Н. Байер, А. И. Вайнштейн, Я. С. Дербенёв, В. Г. Зелевинский, С. Г. Попов, Д. Д. Рютов, В. А. Сидоров, А. Н. Скринский, И. Б. Хриплович, Б. В. Чириков. // За науку в Сибири. — 1981. — 23 апреля.
    • Пархомовский Я. «Война, шарага, рассказы Румера…» // Наука и жизнь. — 1991. — № 6.
    • Рютова-Кемоклидзе М. П. «Приезжайте, Эйнштейн Вас примет…» // «Сибирские огни». — 1989. — № 1-2.
    • Шмутцер Э. Теория относительности: Современное представление. Путь к единству физики. — М.: Мир, 1981.
    • The Born-Einstein letters: Correspondence between Albert Einstein and Max and Hedwig Born from 1916 to 1955 with commentaries by Max Воrn.- L.: Mac-Millan, 1971.
    • M. Ryutova-Kemoklidze The quantum generation.: Springer, 1995.
    • People and things (Yurii Borisovich Rumer). — CERN courier. — 1981. — V. 21. — № 5. — P. 210.

Сылтамалар үзгәртү

    • М. А. Ковнер Воспоминания. Мои репрессированные учителя
    • Биография Ю. Б. Румера в фотографиях и картинках
    • Ю. Б. Румер в проекте «Научные школы ННЦ СО РАН» Отделения ГПНТБ СО РАН
    • Ю. Б. Румер в проекте «Научное кафе Эврика»
    • Библиография трудов профессора Ю. Б. Румера за 1970—2010 годы
    • биографический очерк журнала «Семь искусств» о Ю. Б. Румере
    • Ю. Б. Румер в проекте «Бессмертный барак» с материалами из уголовного дела