Камалтынов Юрий Зимелевич - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Юрий Камалтынов
Туган телдә исем Камалтынов Юрий Зимелевич
Туган 11 март 1957(1957-03-11) (67 яшь)
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
Эш бирүче Дәүләт Советы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Бүләк һәм премияләре «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре»

 Юрий Камалтынов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1957 елның 11 мартында Казанда туган. 1980 елда Казан химия-технология институтын, 1994 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Белеме буенча - инженер-химик-технолог, социаль эшне оештыручы. Социология фәннәре кандидаты.

1980-1986 елларда "Органик синтез" җитештерү берләшмәсендә смена башлыгы, урынбасары, аннары комсомол комитеты секретаре, партком секретаре урынбасары булып эшли.

1986-1990 елларда-партия эшендә, 1990-1992 елларда-Татарстан укытучыларны камилләштерү институтының социологик тикшеренүләр лабораториясен җитәкли.

1992-1996 елларда Казан шәһәре Мәскәү районы администрациясендә, социаль тәэминат министрлыгында, ТР Дәүләт Советы Аппаратында җаваплы вазыйфаларда эшли.

1996 елдан 2004 елга кадәр ТР социаль яклау министрының беренче урынбасары булып эшли.

2004 елның мартында "Бердәм Россия"сәяси партиясеннән республика округы буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2004-2005 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

2005 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә.

2010 елның июленнән - Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» (2001)
  • Казанның 1000 еллыгы истәлегенә " медале (2005)
  • ТР Президентының Рәхмәт хаты (2007)
  • «Дуслык» ордены [1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү