Юрий Зеленов (1961)

рәссам-куючы

Зеленов Юрий Александрович (1 сентябрь 1961, Бөгелмә, Татар АССР) — кинематографта эшләүче Россия рәссамы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 1 сентябрь 1961(1961-09-01) (63 яшь)
Туу урыны Бөгелмә, СССР
Һөнәр төре рәссам
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]

Биографиясе

үзгәртү

Юрий Александрович Зеленов 1961 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туган. 1978 елдан 1982 елга кадәр 1982 елда Лениногорск  педагогия училищесының  сәнгать-графика бүлегендә укый, 1982—1984 елларда сәнгать һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә рәсем укытучысы булып эшли. 1989 елда С.А. Герасимов исемендәге Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының сәнгать факультетын тәмамлый (белгечлеге- уен киносы, театр һәм телевидение рәссамы). Уку вакытында «Любовь с привилегиями» (режиссеры В.Кучинский) һәм «Зверобой» (режиссеры Станислав Ростоцкий) фильмнарында куючы рәссам ассистенты була. Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаганнан соң «Экран» Иҗат берләшмәсенең сәнгать телефильмнары студиясендә, аннары төрле студияләрдә рәссам-куючы булып эшли.


Ул рәссам-куючы буларак эшләгән беренче фильм - Роман Качановның — «Не спрашивай меня ни о чём» фильмы.

Бүген аның фильмографиясендә 30дан артык фильм, шул исәптән «Урод» (режиссер Роман Качанов), «Не спрашивай меня ни о чем» (режиссер Иван Бирюков, Роман Качанов), «Сочинение ко дню Победы» (режиссер Сергей Урсуляк), «Спас под березами» (8 серия, режиссеры Леонид Эйдлин), «Танкер «Танго» (6 серия, режиссеры Бахтиер Худойназаров), «Я сыщик» (8 серия, реиссеры Рәүф Кубаев), «Путь лидера» (Казакъстан, режиссеры Рөстәм Абдрашев), «Старшая сестра» (4 серия, режиссеры Фархот Абдуллаев), шулай ук режиссер Дмитрий Астраханның кайбер фильмнары - "Леди на день", "Тартарен из Тараскона" "Темная ночь", "Ночной таверны огонек", "Золотая страна", "Иго любви", "Деточки", "Жизнь после жизни" һәм башка бик күп фильмнар.

Экспозициядә фильмнарга эскизлар, шулай ук рәссамның матур һәм график эшләре, ул язган кинематографистлар портретларын күрергә мөмкин[1].



Фильмографиясе

үзгәртү

Рәссам-куючы

үзгәртү
  1. 1991 — Не спрашивай меня ни о чём
  2. 1992 — Суббота
  3. 1992 — Святки
  4. 1993 — Урод
  5. 1995 — Мелочи жизни
  6. 1997 — Брегет
  7. 2001 — Леди на день
  8. 2002 — Сочинение ко Дню Победы
  9. 2003 — Спас под берёзами
  10. 2003 — Тартарен из Тараскона
  11. 2004 — Танкер «Танго»
  12. 2006 — Темная ночь
  13. 2007 — Я — сыщик
  14. 2007 — Иго любви
  15. 2010 — Ночной таверны огонек
  16. 2010 — Поцелуй сквозь стену

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү