Юныс Асылбаев
Асылбаев Юныс Баһаветдин улы (1908—1981) — 112-се Башкорт атлы дивизиясе сугышчысы, рядовой, гвардия кызылармеецы. Кызыл Йолдыз, 2-се дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары кавалеры
Юныс Асылбаев | |
---|---|
Туган | 1908 Явымбай, Байназаровский сельсовет[d], Бөрҗән районы |
Ватандашлыгы | СССР |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Хәрби дәрәҗә | рядовой[d] |
Биографиясе үзгәртү
Асылбаев Юныс Баһаветдин улы 1908 елда Бөрҗән районы Явымбай авылында туа. 1941 елның җәй ахырында Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армияга чакырыла. Авылда 5 баласы белән хатыны торып кала.
Асылбаев М. Шайморатов җитәкләгән 112-се атлы төмәненлдә ат караучы (повозочник) булып хезмәт итә. Хәрби Прокуратураның яшерен документларын Висладан алып Бранденбург шәһәренә кадәр бер урыннан икенче урынга күчерү һәм саклау бурычын башкарды.
«Кызыл Йолдыз» орденына тәкъдим ителгән награда кәгазендә Асылбаев Юныс турында язылган: «Дошманның авиацион һөҗүме вакытында прокурор Тесленко һәлак була. Асылбаев югалып калмый, олауны куркынычсыз урынга яшереп өлгерә, һәм шуның белән Хәрби Прокуратура канцеляриясен тулысынча югалтусыз саклап алып кала. Ул караган атлар һәр вакыт әзер, ашатылган, озак маршлар вакытында олауның соңлавына һәм бозылып утыруына юл куймый».
Сугышның ахырына чаклы булып, Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. 1946 елда демобилизацияләнә.
Сугыштан кайткач Асылбаев Юныс колхозда бригадир булып эшли. Ветеран 1981 елда 73 яшендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү
- Кызыл Йолдыз ордены (1945)
- 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- «Батырлык өчен» медале (№ 554992).
Чыганаклар үзгәртү
- «Берлинғаса еткән ул» — Бурзянский район: «Таң» гәзите, 2015.
Сылтамалар үзгәртү
- АСЫЛБАЕВ ЮНУС БАГАУТДИНОВИЧ 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган.
- Память народа. Асылбаев Юнус Багаутдинович(рус.)(Тикшерелгән 15 июль 2021)
- АСЫЛБАЕВ|АЛСЫБАЕВ ЮНУС БОГАУТДИНОВИЧ 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган.
- Шаймуратовцы. АСЫЛБАЕВ Юнус Багаутдинович(рус.)(Тикшерелгән 15 июль 2021)
- ВОИНЫ-КАВАЛЕРИСТЫ 112-ОЙ БАШКИРСКОЙ КАВАЛЕРИЙСКОЙ ДИВИЗИИ, ПРИЗВАННЫЕ БУРЗЯНСКИМ РВК 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган.