Юлсубино авылы чишмәләре һәм елгалары

Юлсубино авылы чишмәләре һәм елгалары.

Юлсубино авылы искиткеч матур табигатьле урынга урнашкан. Урман-кырлары,челтерәп аккан чишмәләре, мул сулы елгалары авыл халкына яшәү өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Авылның көньяк өлешендә, авылдан бер генә км читтә куе урман башланып китә. Урман эченең киңлеге 1-1,5 км. Урман катнаш урманнар рәтенә керә. Имән, нарат, чыршы, усак, каен агачлары утыртылган. Урманны менеп җиткәнче юлның ике ягын да урман полосалары утыртылган. Ике полоса уртасыннан асфальт юл үтә. Юл авыл эчендәге асфальт юл белән тоташкан һәм м7 трассасына барып тоташа. Авылның төньягында шулай ук 1 генә км читтә тагын калын урман башлана. Урманга килеп җиткәнче иген кырлары җәелеп ята. Безнең авылыбыз чишмәләргә дә иң бай авыллардан санала. Авылыбызда 7 чишмә бар: Ала тай, Аръяк, Зәйнәп, Күгәрчен, Хөсәен, Шарлы, Изгеләр чишмәләре. Ала тай, Күгәрчен чишмәләре авылның көньяк өлешендә. Шарлы, Зәйнәп, Хөсәен чишмәләре көнчыгыш ягында. Аръяк чишмәсе авылның уртасында челтер-челтер агып, авыл халкын тәмле сулары белән сөендерә. Һәр чишмәнең атамаларының да үз тарихы бар. Мәсәлән “Ала тай” чишмәсе янында зур болынлык җәелеп ята. Анда колхоз көтүләре, авыл көтүләре дә кергән. Колхозның атларын да шул болында көткәннәр. Чишмә чыккан урында маллар өчен су эчә торган күлләвек ясаганнар. Шул күлләвекнең эченә кереп колхозның бер тае батып үлгән. Тай ала – чуар булган. Шуннан соң чишмәне “Ала тай “ дип йөртә башлаганнар (Әбием сөйләгәннәрдән). “Зәйнәп” чишмәсенең килеп чыгуы менә болай булган. Чишмә янында Зәйнәп белән Миннехан исемле гаилә яшәгән. Зәйнәп апа чишмәне карап чистартып торган, авыл кешеләре аңаәхмәт йөзеннән чишмәне Зәйнәп чишмәсе дип йөртә башлаган.

“Аръяк” чишмәсе авылның аргы ягында урнашкан чишмәсе булган, ләкин ул вакытларда ул якта әле йортлар төзелмәгән, кешеләр яшәмәгән. Чишмәне “Аръяк” чишмәсе дип атаулары да шуннан килеп чыккан (Әбием сөйләгәннәрдән).

“Күгәрчен чишмә”се Күгәрчен авылына бара торган юл буенда булганга “Күгәрчен” дип атаганнар (Бабай сөләгәннәрдән язылды). “Шарлы” чишмәсеннән аккан су шаулап, шарлар сыман түгәрәк гөбекләр чыгарып аккан һәм “Шарлы” чишмәсе булып авыл тарихына кереп калган. “Шарлы” чишмәсе авылның көнчыгыш ягында.

Минем Хөсәен исемле карт бабаем авыл башында йорт салган һәм якында гына су бәреп чыккан урын була. Ул бу урынны казып тирәнәйтә һәм шаулап чишмә бәреп чыга һәм чишмәне “Хөсәен” чишмәсе дип йөртә башлыйлар (Хөсәен бабам сөйләгәннәрдән язылды, минем бу чишмәләрнең барысын да күргәнем, уч тутырып суларын эчкәнем бар).

Авылның көнчыгышында “Изгеләр”чишмәсе дип йөртелүче чишмә бар. Чишмә шарлы елгасының нәкъ уртасында бәреп чыккан. Чишмә янында матур гына бер тау бар. Чишмәдән су эчәргә бер юлаучы туктаган, ял иткәндә чабатасын каккач, чабатадан каккан туфрактан тау хасил булган дип сойлиләр. . Сугыш еллары чорында, шарлы елгасына әбиләр җиләк җыярга барганнар, ял итергә туктап бисмиллаларын әйтеп ашый башлаганнар, шуннан чишмә бәреп чыккан. Икенче көнне көрәкләр белән килеп чишмәне казып чыгарганнар. Бу чишмәгә хәзер дә авыл кешеләре барып изгеләргә дога кыла, намаз укый, су алып кайталар. Ул чишмәнең суы авыруларга да сихәт бирә диләр. Шуннан соң чишмәне “Изгеләр чишмәсе” дип йөртә башлаганнар (Авылның элеккеге имамы Сөниев Гәбделхәй бабай сөйләгәннәрдән). Авылның көньяк өлешендә болынлыкта бик матур күл бар. Күлне “Рәфыйк” күле дип йөртәләр. Үзебезнең авыл кешесе Рәфыйк абый булдырган бу күлдә су коеналар, балык тоталар. Рәфыйк абый күп еллар Мәскәү шәһәрендә яшәп, бүгенге көндә авылга күченеп кайтты.

Авылның төньякгыннан Суша елгасы ага, безнең авылның “Шарлы”, “Каенлык” елгалары белән кушылып Кама елгасына барып кушыла. Юлсубино авылында коры елгалар да күп. “Балан елга”, “Тәпәнлек елгасы”, “Ак елга”, “Үрмәкәй”, “Тирән елга”, “Балык тәбәсе” елгалары. “Балан” елга авылның көньягы, “Балык тәбәсе” елгасы төньягында, “Ак елга” төньяктан, “Үрмәкәй” елгасы көньяктан, “Шарлы” һәм “Тәпәнлек” елгалары көнчыгыш яктан авылыбызның табигать биргән матур урыннары булып санала.

“ Тәпәнлек елгасы” урман янәшәсендә генә. Ул урманда күбесенчә юкә ачачлары утыртылган була. Ул елларда кисмәкләр, бочкалар булмаган. Кеешеләр агач кисмәкләр ясау эшенә өйрәнгәннәр. Юкә агачын 1 ле озынлкта кисеп, 3-4 см калынлыкта калдырып юкартканнар. Кисмәкне ясау өчен эш коралы ясаганнар, аны авылның агач эшкәртү остасы Хуҗәхмәтов Вәли абый эшләгән. Авыл кешесе кисмәк ясау белән шөгыльләнә башлаган. Ул чакларда бу савыт кисмәк дип түгел, тәпән дип йөртелгән. Бу 1930 нчы еллар була. Тәпәннәрне “Кадрәк” дигән урыс авылына барып сатканнар. Тәпәннәргә агач елга янындагы урманнан алынган һәм елгага “Тәпәнлек” елгасы дигән исем куелган.

“Балык тәбәсе” дигән атама елгага 1951-1952 елларда бирелә. Бу елга Суша елгасыннан ерак тугел. Елганың печәне йомшак, сарыклар яратып ашый торган печән була. Анда колхозның сарык көтә торган булалар. Төшке аш вакытында сарыкларны елганың ташлы, сай урынына туплауга алып төшәләр. Әтиләрен төшке ашка өйләренә кайтарырга төшкән үсмер малайлар таш астыннан кул белән (әтәләй) балык тоталар. Елга тирәсендә учак ягып тоткан балыкларын (табаларын да алып төшкән булалар) кыздырып ашыйлар. Шул елларда елгага “Балык Тәбәсе” дигән исем тагыла. Хәзер дә елга шул атама белән йөртелә. “Тирән” елга ярында гына Колхозның тавык фермасы урнашкан була. Аның каравылчысы ап-ак сакаллы, кечкенә генә гәүдәле Хәмәдрәхим исемле бабай була. Тирән елгага җиләк җыярга баручы бала-чагаларны күкәй урларга киләләр дип куркып, балалар елга тирән, анда бүреләр көтүе бар, ул тирәдә йөри күрмәгез дип, аларга каршы чыга икән. Балаладан кем дә булса, кая барганнарын сораса тирән елгага дип җавап биргәннәр. Елга хәзер дә “Тирән елга” дип йөртелә. Елга тирән генә түгел, елгаларның иң озыны да, ферма яныннан башланып “Балан елгага” барып тоташа.

“Балан елга” бу елга атамасының килеп чыгышын бабам менә болай сөйләде. 1938-1939 елларда авыл кешеләре бу елгага балан куаклары, һәм 10-20 төп алмагач утырта. Балан куаклары, алмагачлар барысы да диярлек яңарып китәләр. Кайсы ел икәне билгеле түгел, кыш бик салкын килеп, балан куаклары да, алмагачлар да өшеп бетә. Утырткан елны бу елганы “Балан елга” дип атый башлыйлар. Хәзер дә бу елга шул атаманы йөртә (авыл халкы сөйләгәннәрдән ишетеп, бабам сөйләгән сүзләрдән чыгып язылды).

“Ак елга” шулай ук Суша елгасыннан 50-60 м ераклыкта гына. Елганың яры ап-ак ташлардан гына тора. Анда чүп-үлән дә, печән дә үсми. Борын заманнардан ук бу елганың ташларын кайнап чыккан суга салып, җебетеп (алар бик юка гына ташлар) инде искергән, суык кертә торган өйләрне балчык белән сылап, җебегән шушы ак ташларны ботка хәленә китереп, шул измә белән агартканнар.(минем Зәкия исемле әбием дә бу ташларны еш кулланган. Бу 1929-1930 еллар була, Зәкия әби сөйләгәннәрне миңа әтием җиткерде).

“Үрмәкәй” елгасына кечкенә балаларын да ияртеп килгән бер гаилә печән чабарга килгән. Елга тирән, балалар аста уйный - шаяра. Бераздан балалар әтиләре янына менәргә азаплана, менеп җитәбез дигәндә генә тәгәрәп төшеп китәләр икән. Өстән әниләре үрмәләп менегез, үрмәләгез дип кычкыра. Шулчак балалар үрмәкәй юк, үрмәкәй юк (үрмәләп булмый дигән сүзләре булгандыр инде) дип кычкыралар икән. Шул вакыйгадан соң бу елга “Үрмәкәй” дигән атама алган. Бу 1937-1939 еллар була (Юлсубино авылы кешесе 1918 елда туган Рабига әби сөйләгәннәрдән).

Бу елгалар коры елга дип йөртелсә дә авыл халкының яратып йөргән урыннары, җиләк җыялар, печән чабалар. Туганнар, дуслар җыелып ял итәргә йөриләр. Кешеләргә файда китерү белән беррәттән, елгалар табигатьтән бирелгән матур, гүзәл урыннар авылыбызның байлыгы дисәң дә дөрес булыр. Юлсубино авылы халкы сөйләгәннәрдән язылды

рhttps://vk.com/club7101166[1]

  1. Юлсубино авылы халкы сөйләгәннәрдән чыгып язылды