Юлия Бек
Юлия Бек (20 декабрь 1853 ел — 21 сентябрь 1935 ел) — Швеция рәссамы һәм каллиграфы[7].
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Швеция[1] |
Туу датасы | 20 декабрь 1853[2][3][4][…] |
Туу урыны | Стокһолм, Швеция |
Үлем датасы | 21 сентябрь 1935[5] (81 яшь) |
Үлем урыны | Вокрессон |
Ата | Франц Бек[d] |
Һөнәр төре | рәссам, хаттат |
Әлма-матер | Королевская художественная академия[d][6], Академия Жюлиана[d] һәм Констфак[d] |
Активлык чорнының башы | 1873[5] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1935[5] |
Катнашучы | Salon of 1880[d][6] |
Әгъзалык | Колония Грез[d] |
Жанр | портрет[d], автопортрет[d] һәм пейзаж[d][6] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | Julia Beck |
Юлия Бек Викиҗыентыкта |
Биографиясе
үзгәртүЮлия Бек — Швецияда, Стокгольм шәһәрендә туган, бухгалтер Франц Бек кызы. Швед короле нәфис сәнгать академиясендә (1872-1878), ахырда — Парижда, Жюлиан Академиясендә (1883-1884) галим, анда педагоглары француз рәссамнары Леон Бонн һәм Жан-Леон Жером була. Аннары Франциядә яши, калган гомеренең күп өлешен шунда үткәрә[8]. Күпмедер вакытка рәссамнар Харриет Бакер, Хильдегард Торелль (Thorell Hildegard) һәм Анна Мунт-Норстедт белән бергә Парижда студияне вакытлыча алалар, шулай ук Гре-сюр-Луэнда рәссамнар колониясендә яши.
Юлия Бек, профессиональ рәссам буларак, финанс сәбәпләр буенча портретларда махсуслаша һәм үз буыны швед хатын-кыз-рәссамнары арасында финанс бәйсез булганнарның берсе була. Әммә, аның яраткан жанры пейзаж була. Юлия Бек үзенең импрессионистлар стилендә, тонык палитрада язылган пейзажлары белән танылу ала.
Ул 1934 елда Франция мактаулы легион ордены белән бүләкләнә.
Юлия Бек 1935 елда Францияда, Вокрессонда вафат була.
Әлеге вакытта аның хезмәтләре музей коллекцияләрендә, шул исәптән Швеция Милли музеенда саклана. 2012—2013 елларда рәссамның эшләре Швецияда, Мура шәһәренең Зорн музеенда һәм Стокгольмда, Свен-Гарри сәнгать музеенда ретроспектива үткән.
Тере чагындагы күргәзмәләре
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
Юлия Бәк, Төнбөек, киндердә май белән, 1887-1888.
-
Малай белән тамбурин.
-
Хатын-кыз утыргычта утырып киенә.
-
Француз пейзажы (1885).
-
Сем елгасы (1885).
Әдәбият
үзгәртү- Beck, Julia (2013). Brev från Julia Beck / [sammanställda av] Kåa Wennberg; [foto: Susanne Berger ...]. Saltsjö-Boo: Kåa Wennberg. Libris 14229093. ISBN 9789197461238
- Wennberg, Kåa (2012). Julia Beck / [foto: Lars Berglund ...]. Malmö: Arena. Libris 13499447. ISBN 978-91-7843-381-0
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ https://rkd.nl/explore/artists/269749
- ↑ Julia Beck
- ↑ Julia Beck — ministère de la Culture.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 RKDartists
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Julia Augusta Lovisa Beck
- ↑ Swedish Encyclopedia, Malmö, 1939.
- ↑ Elgán, Elisabeth, and Irene Scobbie. Historical Dictionary of Sweden, 3rd ed. Rowman & Littlefield, 2015, p. 34.
Сылтамалар
үзгәртү- Julia Beck May 24—Sep 1 2013 2019 елның 28 март көнендә архивланган.
- Бек Джулия. Nordisk familjebok.