Юки Цунода (яп. 角田 裕毅, 2000 елның 11 мае, Сагамихара, Япония) — «Формула-1» чемпионатында «Альфа Таури» командасы өчен чыгыш ясаучы Япония автоузышчысы. 2018 елда F4 классында Япония чемпионы.

Юки Цунода
Туган телдә исем яп. 角田裕毅
Туган 11 май 2000(2000-05-11)[1] (23 яшь)
Сагамиһара, Канагава (префектура)[1]
Ватандашлыгы  Япония
Һөнәре узышчы, автоузышчы, пилот Формулы-2, Формула-1 узышчысы
Спорт такымы әгъзасы Red Bull Junior Team[d] һәм Скудерия Альфа Таури[d]

 Юки Цунода Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Юки Цунода 2000 елның 11 маенда Япониядә Сагамихара шәһәрендә (Канагава префектурасы) туа[2].

2016 елда формула классы буенча Япониянең «Honda Motor Co» компаниясе белән бәйле Судзука боҗра автоузышлары мәктәбен тәмамлый. Шуннан соң Хонданың яшь пилотларны әзерләү программасы (Honda Formula Dream Project) әгъзасы була.

Шул ук елны Sutekina Racing Team командасы өчен F4 классында Япония чемпионатында бер ярыш уздыра. Беренче узышта 2 нче урында финишка килеп, үзенең беренче подиумын ала. Еллык зачётта 16 нчы була.

Киләсе елда FIA версиясе буенча F4 классында Япония чемпионатының барлык 14 этабында катнаша. Сезонны 3 нче урында тәмамлый[3].

Моннан тыш, бу сезонда Япония автомобиль федерациясе версиясе буенча (JAF) F4 классында Япония чемпионы була[4].

2018 елда яңадан FIA версиясе буенча F4 классында 2018 елгы Япония чемпионатында «Honda Formula Dream Project» командасы өчен катнаша. Цунода җиде җиңү яулап, F4 классында Япония чемпионы чемпион була[5].

2019 елда, Red Bullның йөрткеч җитештерүчесе белән якынлашуы кысаларында, Цунода Red Bull яшьүсмерләр командасына составына керә[6].

2019 ел сезонында Jenzer өчен «Формула-3» сериясе ярышларында чыгыш ясый, 67 очко җыя һәм 1 җиңү һәм 3 подиум белән 9 нчы урынны ала. Jenzer команда зачётында 7 нче урынны ала.

Моннан тыш, шул ук елда Евроформуланың ачык чемпионатында Team Moto Park командасы өчен чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә, шәхси зачётта 4 нче урынны ала.

2020 ел башында Цунода Джехан Дарувала белән Луи Делетразны һәм Нобухара Мацуситаны «Формула-2» Carlin командасында алыштырачаклары билгеле була. Барлык 24 узышта чыгыш ясап, Цунода җиде тапкыр подиумда (шуларның 3-се — беренче) финишка килә һәм 200 очко белән серияне өченче урында тәмамлый[7][8][9]. «Формула-2» сезонында иң яхшы яңа автоузышчыларга бирелә торган Антуан Юбер исемендәге бүләк ала[10].

Формула 1 үзгәртү

 
Цунода 2021 елгы Австрия Гран-приенда

2020 елның августында Формула-1 чемпионатының «Альфа Таури» командасы җитәкчесе Франц Тост Цунада команда өчен 2020 елның декабрендә Әбу-Дабида тестларда чыгыш ясаячагын игълан итә[11]. 4 ноябрьдә Цунода беренче тапкыр «Формула-1» болиды руленә утыра. Шәхси тестлар Имолада (Италия) Эмилия-Романья гран-прие трассасында узган[12].

Декабрь уртасында Әбу-Дабида узган тестлардан соң[13][14], «Альфа Таури» 16 декабрьда Цунода белән контракт имзалау турында рәсми игълан итә[15]. Ул Даниил Квятны алыштыра һәм 2021 ел сезонына командада Пьер Гаслиның партнёры була[16]. Үзенең даими узыш номеры итеп, элегрәк Дженсон Баттон кулланган, 22 номерны сайлый.

«Альфа Таури» өчен үзенең дебют узышында Цунода тугызынчы урында финишка килә[17]. Ярыштан соң Формула-1 техник директоры Росс Браун Цуноданы «күп еллар эчендә Формула-1нең иң яхшы автоузышчысы» дип атаган[18].

Чыгышлар нәтиҗәләре үзгәртү

«Формула-1» үзгәртү

Сезон Команда Шасси Йөрткеч 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 Урыны Очколар
2021 Scuderia AlphaTauri Honda AlphaTauri AT02 Honda RA621H 1.6 V6 t БАХ

9

ЭМИ

12

ПОР

15

ИСП

Сход

МОН

16

АЗЕ

7

ФРА

13

ШТИ

10

АВТ

12

ВЕЛ

10

ВЕН

6

БЕЛ

15

НИД

Сход

ИТА

Сход

РОФ

17

ТУР

14

АКШ

9

МЕХ САП КАТ САУ АБУ 14 20

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Yuki Tsunoda to Race for Scuderia AlphaTauri Honda in 2021 F1 SeasonHonda, 2020.
  2. Yuki Tsunoda to Race for Scuderia AlphaTauri Honda in 2021 F1 Season. Honda Global (2020-12-16). 2020-12-22 тикшерелгән.
  3. Yuki Tsunoda | Racing career profile (2020-12-22).
  4. Scout Report: Yuki Tsunoda (2020-12-22). 2020-12-22 тикшерелгән.
  5. Yuki Tsunoda becomes first Honda-backed Japanese F4 champion (2018-11-11). 2020-12-22 тикшерелгән.
  6. Хорунжий, Валентин (2018-12-05). Red Bull firms up Honda-linked junior team plan for 2019. 2020-12-22 тикшерелгән.
  7. FIA Formula 2 Championship 2020. 2020-12-22 тикшерелгән.
  8. Formula 1 - Alpha Tauri announced his second driver for 2021! (2020-12-17). әлеге чыганактан 2020-12-20 архивланды. 2020-12-22 тикшерелгән.
  9. Le japonais Yuki Tsunoda sera en F1 en 2021 (2020-12-16). 2020-12-22 тикшерелгән.
  10. Цунода получил награду имени Антуана Юбера. әлеге чыганактан 2021-01-14 архивланды. 2020-12-22 тикшерелгән.
  11. F2 racer Tsunoda set for Abu Dhabi rookie F1 test run with AlphaTauri
  12. Цунода идет на смену Квяту. Первые тесты японца в Формуле 1 (2020-11-04). 2020-12-20 тикшерелгән.
  13. Цунода дебютирует за «Альфа Таури» на тестах в Абу-Даби (2020-08-29). 2020-12-20 тикшерелгән.
  14. Алонсо стал лучшим на тестах, Буэми разбил машину.
  15. Цунода заменит Квята в Alpha Tauri (2020-12-16). әлеге чыганактан 2021-01-17 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән.
  16. Tsunoda gets AlphaTauri F1 seat, replaces Kvyat
  17. Formula 1 Bahrain Grand Prix race results: Hamilton beats Verstappen
  18. Brawn hails Tsunoda as "F1's best rookie for years"

Сылтамалар үзгәртү