Югары Ындырчы авыл җирлеге

Югары Ындырчы авыл җирлеге - Россия Федерациясенең Татарстанның Апас районындагы муниципалитет.

Югары Ындырчы авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Югары Ындырчы[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 388 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Административ үзәк - Югары Ындырчы авылы.

Тарихы

үзгәртү

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3]

Халык саны

үзгәртү
Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
440437437441428432

Географиясе

үзгәртү

Югары Ындырчы авыл җирлеге Зур Күккүз, Болын-Балыкчы, Сатмыш, Шәмбалыкчы авыл җирлекләре, Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары белән чиктәш. Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Сатмыш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Югары Ындырчы, Сатмыш авыл җирлекләре һәм Кайбыч муниципаль районы чикләре тоташкан урында Җиде Кизләү авылыннан 2,4 км көньяк-көнбатышта урнашкан 4 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,0 км көньяк-көнчыгышка таба, 1,4 км көнчыгышка таба, яр буе урман полосаларының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, Олан – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 100 м төньяк-көнчыгышка таба уза, аннары 600 м көнчыгышка таба урман полосасының төньяк чиге буйлап, 30 м көньякка таба Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның көнбатыш чиге буйлап бара, алга таба көнчыгышка, Горький тимер юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 150 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 450 м һәм төньяк-көнбатышка таба 400 м уза, 300 м төньякка таба сазлык буенча, сынык сызык ясап, 850 м төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап «Олан – Каратун» – Кабык Күпер автомобиль юлына кадәр бара, аннары әлеге автомобиль юлы буйлап 1,1 км көнчыгышка таба бара, алга таба 50 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 1,1 км көньяк-көнчыгышка таба канау буйлап күлгә кадәр уза, аннары 300 м төньяк-көнчыгышка таба күлнең көньяк яры буенча Бия елгасына кадәр уза, алга таба әлеге елга агымы буенча, Кабык Күпер авылын Үтәмеш авылы белән тоташтыручы автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,6 км өскә таба бара, алга таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 100 м көнчыгышка таба, сынык сызык ясап, 300 м көньякка таба, сынык сызык ясап, 350 м көньяк-көнчыгышка таба, сынык сызык ясап, 2,9 км төньяк-көнчыгышка таба уза, аннары көнчыгышка таба «Идел буе урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Чулпан участок урманчылыгындагы 68 нче урман кварталының көнчыгыш аерымланган кишәрлегенең көньяк чиге буйлап 400 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 200 м, агач-куак массивының төньяк чиге буйлап 50 м бара, алга таба төньяк-көнчыгышка 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м агач-куак массивының төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Югары Ындырчы, Сатмыш авыл җирлекләре һәм Югары Ослан муниципаль районы чикләре тоташкан урында Кече Күккүз авылыннан 2,1 км төньяк-көнбатышта урнашкан 5 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Югары Ослан муниципаль районы белән чиктәш җирдә 5 нче тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Югары Ындырчы, Зур Күккүз авыл җирлекләре һәм Югары Ослан муниципаль районы чикләре тоташкан урында Кече Күккүз авылыннан 2,0 км төньяк-көнбатышта Зөя елгасы акваториясендә урнашкан 46 нчы тоташу ноктасына кадәр уза.

Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Зур Күккүз авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Югары Ындырчы, Зур Күккүз һәм Болын-Балыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Үтәмеш авылыннан 1,6 км көнчыгышта урнашкан 10 нчы тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м төньякка таба, 250 м көнчыгышка таба, күлне кисеп үтеп, 1,7 км төньяк-көнчыгышка таба бара, аннары 250 м көньяк-көнчыгышка таба, 150 м урман массивының төньяк чиге буйлап, 150 м агач-куак массивының көньяк чиге буйлап уза, алга таба «Идел буе урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Чулпан участок урманчылыгындагы 70 нче урман кварталының аерымланган кишәрлегенең төньяк чиге буйлап 300 м, төньяк-көнчыгышка таба 15 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м сазлыкның төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м сазлыкның төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 250 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м агач-куак массивы буйлап, 400 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм, агач-куак массивын кисеп үтеп, көньяк-көнчыгышка таба 150 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м агач-куак массивының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 100 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м агач-куак массивы буйлап, яр буе агач-куак массивын кисеп үтеп, 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Зөя елгасына кадәр уза, алга таба әлеге елга буенча 40 м һәм аның агымы буенча 2,3 км аска таба 46 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Болын-Балыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Югары Ындырчы, Болын-Балыкчы һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Себерче авылыннан 1,6 км көньяк-көнбатышта урнашкан 11 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 750 м көнчыгышка таба, 1,5 км төньяк-көнчыгышка таба Бия елгасына кадәр уза, әлеге елга агымы буенча 950 м аска таба бара, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, яр буе урман полосасын кисеп үтеп, 150 м көньяк-көнчыгышка таба, Олан – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 600 м төньяк-көнчыгышка таба, 100 м көньяк-көнчыгышка таба уза, 150 м төньяк-көнчыгышка таба урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап Бия елгасына кадәр бара, әлеге елга агымы буенча 150 м аска таба уза, алга таба 50 м төньяк-көнчыгышка таба Горький тимер юлы буйлап бара, көньяк-көнчыгышка таба әлеге тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буйлап 50 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м, урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап 450 м уза, аннары төньяк-көнчыгышка таба 950 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 350 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 50 авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм 250 м төньякка таба, 150 м урман полосасының көнчыгыш чиге буйлап, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 300 м төньякка таба, Бия елгасын кисеп үтеп, 1,2 км көнбатышка таба уза, аннары төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 150 м, «Идел буе урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Чулпан участок урманчылыгындагы 70 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 300 м, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,2 км һәм 700 м көньяк-көнчыгышка таба 10 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Шәмбалыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 11 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,6 төньякка таба, 750 м көньяк-көнчыгышка таба Бия елгасына кадәр уза, алга таба әлеге елга агымы буенча 150 м өскә таба бара, аннары 100 м көнбатышка таба Бия елгасының уң яры буенча уза, әлеге елганы кисеп үтеп, 250 м төньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, алга таба, сынык сызык ясап, 600 м төньяк-көнбатышка таба урман утыртмаларының көнчыгыш һәм төньяк чикләре буйлап инешкә кадәр бара, әлеге инеш агымы буенча 1,0 км өскә таба уза, аннары төньяк-көнбатышка таба, берничә тапкыр чокырны кисеп үтеп, 1,2 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 400 м урман полосасының төньяк-көнчыгыш чиге буйлап, 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап бара, алга таба 700 м көньяк-көнбатышка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Урсак участок урманчылыгындагы 50 нче урман кварталының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап уза, аннары әлеге урман кварталының көньяк-көнбатыш чиге буйлап 1,3 км, төньяк-көнбатыш чиге буйлап 750 м Югары Ындырчы, Шәмбалыкчы авыл җирлекләре һәм Кайбыч муниципаль районы чикләре тоташкан урында Шәмбалыкчы авылыннан 3,6 км төньяк-көнбатышта урнашкан 12 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Югары Ындырчы авыл җирлеге чиге Кайбыч муниципаль районы белән чиктәш җирдә 12 нче тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап 4 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.