Эстон аты (клеппер; эст. eesti hobune) — төньяк урман төрендәге җирле җигелә торган атлар токымы. Токым Эстониядә барлыкка килде. Аның нигезендә тори атын китереп чыгарганнар. 1917 елга кадәр клеппер дип атканнар (алман. Klepper — җәләхә). Зур түгел, киң гәүдәле, нык атлар. Төсе еш кына җирән, туры, кара һәм бүз (кайвакыт сыртта буй бар). Айгырлар һәм бияләрнең урта үлчәүләре: җилкә биеклеге 146,5–144,3, гәүдә кыек озынлыгы 150,9–150, күкрәк колачы 180,5–180, уч колачы 19,9–19,5 см. Талымсыз, җирле шартларга яраклы атлар. Йөкләр ташу һәм авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланыла. Токымны Эстониядә үрчетәләр.

Эстон аты

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.