Эстер Дюфло
Дюфло Эстер (фр. Esther Duflo; 25 октябрь 1972, Париж) — француз икътисадчысы, Массачусетс технология институты (АКШ) профессоры. «Глобаль фәкирлеккә каршы көрәштә эксперименталь алым өчен» 2019 елда Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча бүләк лауреаты[4].
Эстер Дюфло | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Esther Duflo |
Туган | 25 октябрь 1972[1] (52 яшь) Париж |
Ватандашлыгы | Франция Америка Кушма Штатлары[2] |
Әлма-матер | Югары нормаль мәктәп[d][3], Массачусетс технология институты[d], Һенрих IV литсие[d], Югары иҗтимагый фәннәр мәктәбе[d] һәм PSE[d] |
Һөнәре | икътисадчы, университет профессоры, тикшеренүче |
Эш бирүче | Массачусетс технология институты[d] һәм Коллеж де Франс |
Җефет | Абхиджит Банерджи[d] |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | докторлык дәрәҗәсе[d] |
АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (2017)[5] Британия академиясенең әгъза-корреспонденты (2016)[6].
Биографиясе
үзгәртүЭстерның әтисы — математика профессоры Мишель Дюфло. Әнисе Вилена Дюфло — врач-педиатр.
Мәктәпнең өлкән класында рус телен өйрәнә. 1991 елның август аенда 18 яшьлек Дюфло үзенең дуслары белән Мәскәү урамында ГКЧП-га каршы чыгучылар арасында була[7]. 1993 елда 10 ай Мәскәүдә үткәрә, һәм француз теленнән укыта, магистрлык эше өстендә эшли. Шул ук вакытта Россия Банкы белән бәйләнештә булган француз икътисадчының һәм Америка икътисад советнигы Джеффри Саксның фәнни ассистенты булып эшли[8]. 1994 елда Югары нормаль мәктәптә тарих һәм икътисад өлкәсендә Советлар Союзында беренче биш еллык тарихы буенча диссертация белән магистр дәрәҗәсен ала. 1999 елда Массачусетс технология институтында доктор дәрәҗәсен ала.
Ире — Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло һәм Майкл Кремер белән бер үк вакытта икътисад буенча Нобель премиясын ала. Дюфло һәм Банерджи рәсми рәвештә 2015 елда өйләнешкәннәр, 5 һәм 7 яшьлек ике баласы бар. Беренче баласы туганнан соң Дюфло Америка гражданлыгын ала[9].
Бүләкләре
үзгәртү- Макартур стипендиясе (2009)
- Джон Бейтс Кларк медале (2010)
- Дэн Дэвид премиясе (2013)
- Erna-Hamburger-Preis[de] (2014)
- Принцесса Астурийская премиясе (2015)
- Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча премиясе (2019)
- Cited Highly Researcher (2019)[10]
Хезмәтләре
үзгәртү- Abhijit Banerjee, Esther Duflo Poor Economics: A Radical Rethinking of the Way to Fight Global Poverty — PublicAffairs, New York, 2011.
- The Economist as Plumber // American Economic Review, 2017, vol 107(5), pages 1–26.
- Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло Экономическая наука в тяжёлые времена. Продуманные решения самых важных проблем современности = Good Economics for Hard Times: Better Answers to Our Biggest Problems. / Пер. с англ. М. Маркова и А. Лащева; под науч. ред. Д. Раскова. — Москва: Издательство Института Гайдара; Санкт-Петербург: Факультет свободных искусств и наук СПбГУ, 2021. — 624 с. — ISBN 978-5-93255-594-1
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Munzinger Personen
- ↑ Renowned French economist to join Obama’s team // France24.com — 2013.
- ↑ L'annuaire — Association des anciens élèves, élèves et amis de l'École normale supérieure.
- ↑ The Sveriges Riksbank Prize in Economic Sciences in Memory of Alfred Nobel 2019 (англ.). NobelPrize.org. Дата обращения: 14 октября 2019.
- ↑ Esther Duflo(ингл.)
- ↑ British Academy announces new President and elects 66 new Fellows, 15 июля 2016(ингл.)
- ↑ Во время путча ГКЧП фотограф снял группу протестующих у Белого дома. 28 лет спустя он узнал, что на снимке — нобелевский лауреат 2019 года Эстер Дюфло. meduza.io (28 октября 2019).
- ↑ The Poverty Lab.
- ↑ Софья Корепанова «В нашей картине бедности преобладают карикатуры и штампы» Ведомости
- ↑ Global Highly Cited Researchers 2019 list reveals top talent in the sciences and social sciences.
Сылтамалар
үзгәртү- Личная страница Э. Дюфло на сайте МТИ 2012 елның 24 февраль көнендә архивланган..(ингл.) — 24.04.2010.
- Энн О. Кригер Пусть данные говорят сами за себя // Финансы и развитие, июнь 2011.
- Экономисты как водопроводчики, маркетинг для центральных банков и проблемы доверия Ксения Юдаева беседует с Эстер Дюфло 9 сентября 2020
- Хорошая экономика для трудных времен. Лекция Российской экономической школы 16 сентября 2020 Коммерсантъ