Эремчек пәрәмәче

Эремчек пәрәмәче — әче камырдан эремчек белән ясалган пәрәмәч.

Эремчек пәрәмәче

пәрәмәч

авторлык
Үз исеме

Эремчек пәрәмәче

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • эремчек
  • шикәр
  • атланмай
  • йомырка
  • ванилин
  • тоз
Өстәмә
  • борыч
Азык кыйммәте
Калориялеге:

уртача

Пәрәмәчкә камыр әзерләү үзгәртү

Камырны 80—100 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, онлы куна өстендә түгәрәкләп әвәлиләр һәм майлаган калайга яки табага бер-берсеннән шак­тый ерак итеп тезәләр. Алар табада 20—30 минут кабарырга тиеш. Кабарып менгән түгәрәк камырларның уртасына агач тук­мак яки чирек литрлы шешә төбе белән чокыр ясап, шунда алдан хәзерләп куелган эремчекне салалар.

Пәрәмәчкә эремчек хәзерләү үзгәртү

Эремчекне башта киндердән яки марлядан тегелгән капчыкка салып, өстенә такта яки авыр әйбер бастырып, суын саркыталар. Аннан соң аны ит машинасыннан (яки кашык "белән ышкып юкә иләк аша) үткә­рәләр. Болай эшләсәң эремчек тигез һәм төерсез була, май кебек сыланып тора. Шуннан соң" эремчеккә атланмай, йомырка, ши­кәр комы, ванилин салып, агач кашык белән бик яхшылап бол­гаталар яки кул белән изәләр.

Пешерү үзгәртү

Шулай хәзерләнгән эремчекне камыр өстенә бүлеп салгач, пычак кыры белән тигезләп чыгалар да өстен чи йомырка белән майлап, мичкә пешерергә куялар.

Рецепт үзгәртү

Бер пәрәмәчкә: 80-—100 грамм камыр, 30—40 грамм эремчек, 10 грамм шикәр, 10 грамм атланмай, чирек йомырка, ванилин, бик аз гына тоз алына,

Чыганаклар үзгәртү