Эраст Алексеевич Сымонович (1919 елның 18 марты, Петроград1983 ел, Иске Русса, Новгород өлкәсе) — совет галим-археологы, тарих фәннәре докторы.

Эраст Сымонович
Туган 18 март 1919(1919-03-18) яки 1919[1]
Санкт-Петербург, РСФСР[d]
Үлгән 1983[1]
Иске Русса, Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре археолог
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Эраст Сымонович 1919 елның 18 мартында Петроградта туган.

1937—1941 елларда Ленинград дәүләт университетының тарих факультетында укый. Госпитальләрдә санитар булып эшләп Ленинград камалышыгын кичергән, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Сугыштан соң Ленинград дәүләт университеты аспирантурасында белем алуын дәвам итә. Аның тәмамлангач, 1949 елда «Лука-Врублевецкая җирлеге һәм безнең эраның I меңьеллыгының Подолия археология һәйкәлләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Ленинград университетында эшен дәвам итә. Соңрак Эрмитажда эшли. 1952 елда Сымонович Мәскәүгә күчеп килә, анда башта А. С. Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның (ДССМ) фәнни хезмәткәре булып эшли. 1956 елдан башлап гомер ахырына кадәр ССРБ фәннәр академиясенең Археология институтында эшли (1956—1966 еллар — кече фәнни хезмәткәр, 1966—1983 еллар — өлкән фәнни хезмәткәр). «Безнең эраның I меңьеллыгының беренче яртысында Поднепровье токымнары» темасына докторлык диссертациясен 1971 елда яклый[2].

Эраст Сымонович черняхов мәдәният өлкәсендә белгеч була. Шулай ук ул Төньяк диңгез арты һәм Кырымдагы соңгыскифлар борынгыларын өйрәнү өчен күп эш башкарган[3]. Херсон өлкәсендәге Золотая Балка шәһәрчегендә Кахов сусаклагычы ярында казу эшләре алып барган. Курск өлкәсендә аның тарафыннан безнең эраның I меңьеллыгының беренче яртысындагы яңа типтагы һәйкәлләр тикшерелә.

1983 елда Иске Руссада вафат була, шунда ук җирләнгән.

Археолог Ольга Мельниковага өйләнгән була[4].

Әдәбият үзгәртү

  • Историки Курского края: Биографический словарь, 2011. — ISBN 978-5-9765-1144-6.
  • Большая курская энциклопедия / [Кур. обл. науч. краевед. о-во и др.; гл. ред. Ю. А. Бугров]. — Курск, 2004—2011 гг. — Т.1: Персоналии. Кн. 3: (С—Я). — 2005. — 279 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Czech National Authority Database
  2. Автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора исторических наук
  3. СЫМОНОВИЧ ЭРАСТ АЛЕКСЕЕВИЧ (1919—1983)
  4. СЫМОНОВИЧ ЭРАСТ АЛЕКСЕЕВИЧ

Сылтамалар үзгәртү