Эмре Җан (алман. Emre Can; 1994 елның 12 гыйнвары, Майндагы Франкфурт, Гессен, Алмания) — алман футболчысы, Дортмундның «Боруссия» һәм Алмания җыелма командасы ярымсакчы.

Эмре Җан
Туган телдә исем алман. Ahmed Abubaker
Туган 12 гыйнвар 1994(1994-01-12)[1] (30 яшь)
Франкфурт, Дармштадт[d], Һессен, Алмания
Ватандашлыгы  Алмания
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Боруссия

 Эмре Җан Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

Төркия гаиләсеннән чыккан кеше буларак, Эмре Майндагы Франкфурт шәһәрендә туган һәм Франкфуртның төньяк-көнбатышында үскән[2]. Эмре үзенең футбол карьерасын Франкфуртның «Блау Гельб» командасында башлаган. 2006 елда Франкфуртның танылган «Айнтрахт» клубы системасын тулыландыра һәм анда 2009 елның җәенә кадәр шөгыльләнә.

2009 елның җәендә Эмре Мюнхенның «Бавария» яшүсмерләр командасын тулыландыра. 2011 елдан ул клубның икенче командасы өчен чыгыш ясаган. «Бавария» өчен беренче матчын 2012 елның 12 августында Алмания Суперкубогы өчен Дортмунд «Боруссия» командасына каршы үткәргән. Бундеслигада Эмре 2013 елның 13 апрелендә «Нюрнберг»га каршы матчта дебют ясый.

2013 елның августында Эмре «Байер»га күчә, контракт шартлары буенча «Бавария» уенчыны кире сатып ала алган, әмма бу хәл булмаган[3][4].

2014 елның 5 июнендә Эмре «Ливерпуль»га күчә, трансфер суммасы 10 миллион фунт тәшкил иткән[5]. 2018 елның җәендә футболчының клуб белән контрактны озайтудан баш тартуы билгеле була.

2018 елның 21 июнендә Италия «Ювентус»ы белән 2022 елның 30 июненә кадәр контрактка кул куя[6].

2020 елның 31 гыйнварында аренда хокукларында Дортмунд «Боруссия»сенә күчә. Килешү уенчыны 25 млн еврога мәҗбүри сатып алуны күздә тота[7].

Җыелма команда карьерасы үзгәртү

Эмре Алманиянең төрле яшүсмерләр җыелма командаларында уйнаган. Алмания җыелма командасы составында (17 яшькә кадәр) яшүсмерләр арасында Европа чемпионатының көмеш һәм яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатының бакыр медальләрен яулый. 2013 елдан Эмре Алмания яшьләр җыелма командасы әгъзасы булып тора.

Эмре Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясау тәкъдимен кире каккан, чөнки ул алман җыелма командасы өчен чыгыш ясарга теләгән[8][9]

2015 елның 4 сентябрендә Польшага каршы матчта Алмания җыелмасы өчен дебют ясый (3:1).

2017 елның 3 июлендә, финалда Чили җыелма командасын җиңеп, Алмания җыелма командасы составында Россиядә Конфедерацияләр Кубогын ота.

Казанышлар үзгәртү

  «Бавария»

  «Ливерпуль»

  «Ювентус»

  «Боруссия Дортмунд»

  • Алмания Кубогы иясе: 2020/21

Алмания җыелмасы

Футбол буенча Алмания җыелмасы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Jugendtrainer El Messaoudi: "Noch viel Eintracht in Can" | hessenschau.de | Fußball (2016-09-23). әлеге чыганактан 2016-09-23 архивланды. 2021-08-12 тикшерелгән.
  3. Эмре Джан перешёл из «Баварии» в «Байер», archived from the original on 2013-11-21, retrieved 2021-07-21 
  4. Can kickt für Leverkusen — für mindestens zwei Jahre
  5. Emre Can joins Liverpool: Anfield club announce signing of Bayer Leverkusen midfielder — Transfers — Football — The Independent
  6. ОФИЦИАЛЬНО: Эмре Джан — новый игрок «Ювентуса», archived from the original on 2018-06-22, retrieved 2021-07-21 
  7. Thank you, Emre!. 2020-06-13 тикшерелгән.
  8. Emre Can: Ich will für Deutschland spielen!. tz-online.de (2011-07-14). әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды. 2012-03-02 тикшерелгән.
  9. Nach Samed Yesil bekennt sich auch Emre Can zu Deutschland. Deutsch-tuerkische-nachrichten.de (2011-07-14). әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды. 2012-03-02 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү