Эль, Элоах, Ил, Илу — Көнбатыш семит риваятьләрендә Угарит һәм Финикиянең иң Олы Барлыкка китерүче Ходае. Аморейлар килүе һәм ассимиляция нәтиҗәсендә шулай ук Кәнган иленең кайбер халыклары тарафыннан табынылган. Шулай ук {{Аккад телендә: Иль-Аммуррум}} — «Аморейлар Ходае» яки бары тик Амуррум буларак мәгълүм. Угарит Ил һәм Финикия Эл тәңгәл китерелеше, аларның башка Ходайлар белән туганлыгы һәм риваятьләрендә кайбер аермалар бар. Безнең эраның 1-енче меңьеллыгына Эль һәм Ил культлары салмак асаба Илаһлар культларына урын биргән.

Мегидодан алтын белән капланган Эль поты. Аккад телендә: Иль-Аммуррум - "аморейлар Ходае". Калып:Угарит телендә:𐎛𐎍; Калып:Финикия телендә:𐤀𐤋, Калып:Иврит телендә:אל; Калып:Сириак телендә:ܐܠ; гарәп. إل‎ яки إله Латинча язылышы - ’Ēl, ’Il. Тәңгәл китерешләре:Ишкур. Хайваны - үгез. Культның килеп чыгыш урыны - Ханаан һәм Левант.

Этимология үзгәртү

Семит «Илу» сүзенең баштагы мәгънәсе «баба»[1], Аккад теленең Ассирия һәм Вавилон диалектларында Илаһлар өчен исемнәр өчен гомуми төшенчә буларак кулланылган.[2]. Ассирия һәм Вавилон диалектында "Илу" сүзе Илаһ өчен гомуми төшенчә булган, соңрак текстларда ул ниндидер билгеле Илаһ өчен исем буларак кулланылырга мөмкин булган. Финикия һәм Борынгы Яһүд телендә тугандаш сүз {{Иврит телендә: אל}} («эль») "Илаһ" дигән мәгънәгә ия. «Эль» күп сүзләрнең тамыры булып тора, мәсьәлән, Аллаһ, Элохим, Энлиль (Эллиль), һ.б.

Тасвирламасы үзгәртү

 
Арсланнар белән көрәшүче Эльның сурәте белән Җәбәл Әл-Гарактан пәке.

Ил — дөньяны барлыкка китерүче, күп Илаһларның һәм бөтен тере әйберләрнең атасы, вакыт хуҗасы. Илу һәм аның улы Баал-Хададның (Балу) символы булып үгез булган (бу куәт, авыл хуҗалыгы муллыгы, уңыш һәм акыллылык символы). Угаритта аның атамалары арасында: «Ходайларны барлыкка китерүче», «Барлык мәхлукатларны барлыкка китерүче», «Мәңге ата». Финикия пантеонында, Санхуниатон буенча Эль күк улы (Баалшамин) булган, Филонның Ураны һәм җирнең (Арцай, Филонда Гея), һәм Дагонның туганы булган.
Илу дөнья өстендә торып пның белән турыдан-туры хөкем итми. Аның хезмәтчеләре үзара көрәш алган, ә Илу сирәк төшләрдә килә алган һәм фәрештәләр җибәрә алган дип саналган. Борынгылар Элны юмарт, акыллы һәм мәрхәмәтле карт дип санаганнар, ул еш гамәл кылмаган. Ул озын сакаллы, озын киемле һәм югары мөгезле тиара белән, тәхеттә утырып корбаннарны кабул итүче итеп сурәтләнгән булган. Аның сарае Угарит Ходайлары торган тауда торган: "Елга тамагында, ике Океан чыганагы янында". Безнең эрага кадәр 2-нче меңьеллыкта Эл Финикиялеләрнең дини аңлауларында әһәмиятле роль уйнаган, әмма соңрак шәһәрләрдә зур әһәмияткә асаба Ходайларга - ваалларга (хуҗаларга) табыну ия була башлаган.[3]. Аның хатыннары булган дип ышанылган. Илу балалары арасында: Шахар (таң ходае) һәм Шалем (Кояш бату Ходае) — алар игезәкләр, аларның тууы барлык табигать көчләрен уяткан, Баал-Хадад (Балу), шулай ук ул Дагануның улы дип саналган; Илуның ике яраткан улы — Ям һәм Мот. Баал-Ям-Мот өчлеге һәм тәңгәл килгән рәвештә Зевс, Посейдон һәм Аид арасында күренеп була торган параллельләр бар.[4]. Эллинистик периодта Зевс белән Илу үзе тәңгәл китерелгән булган[5], сирәк ул шулай ук Кронос һәм Уран белән тәңгәл китерелгән[6]. Илу (Элькунирши) Хеттлар риваятьләренә кергән. Илу/Эль шулай ук шумерларның Ишкуры һәм Аккадларның Адады белән тәңгәл китерелә.

Монотеизм белән бәйләнеше үзгәртү

Борынгы яһүд телендә {{Ивритта - אל}} («эль») «Ходай» дигәнне аңлата. "Элохим" күплек сан булып тора.

В библейской Книге Бытия описывается, что создание мира и людей — дело бор. яһүд. אלהים (Элохим), что может переводиться как «Боги», так как окончание «-им» в семитских языках является формой множественного числа. Восприятие формы «Элохим» как множественной, подкрепляется стихом Бытие, 3:22: «И сказал Господь Бог: вот, Адам стал как один из Нас».

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В. В. Емельянов Лекция 14. Религия семитских народов добиблейского периода // Курс лекций «Ближневосточные религии», Программа курса кафедры религиоведения РХГА
  2. Дандамаев, 2008
  3. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  4. Mark S. Smith. The Ugaritic Baal Cycle. — С. 94.
  5. Немировский, 2000
  6. Шифман, 1987

Әдәбият үзгәртү