Эльмира Мостафина

Эльмира Мостафина - танылган рәссам, Россия рәссамнар берлеге һәм Санкт-Петербургның акварель белән рәсем-картина ясаучылар җәмгыяте әгъзасы. Эльмира Мостафина 1977 елның 27 нче февралендә Чистай шәһәрендә туган.

Эльмира Мостафина

Ул Чистай шәһәренең 5-нче мәктәбен тәмамлый. 1984-1993 елларда Чистай сәнгать мәктәбендә укый. Эльмира Мостафина 1993-1998 елларда Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укый. 1998-2004 елларда И.Е.Репин исемендәге Россия сынлы сәнгать һәм архитектура институтының графика факультетында белем ала. 2007 елдан башлап аның шәхси күргәзмәләре Санкт-Петербург, Мәскәү, Чикаго шәһәрләрендә оештырыла. Чистай шәһәрендәге 5-нче мәктәбе музеенда да Эльмира Мостафина картиналары урын алган. Рәссамның туган ягына булган мәхәббәте һәм хөрмәте аның картиналарында ачык чагыла.Таланты рәссам Санкт-Петербург шәһәрендә яши.2008 нче елда Эльмира Мостафина РФ Мәдәният министрлыгының, Россия Рәссамнары берлегенең махсус стипендиясенә лаек була. Ул өлкәннәргә һәм балаларга, чит ил кешеләре өчен дә, акварель техникасы буенча мастер-класслар үткәрә.

Чыганаклар үзгәртү