Элиза Ожешко (Элиза Ожешкова, Элиза Оржешко, пол. Eliza Orzeszkowa, белар. Эліза Ажэшка; 1841 елның 6 июне, Гродно тирәсендәге Мильковщина авылы, Россия империясе — 1910 елның 18 мае, Гродно) — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Польшада күренекле Польша язучысы, Беларусиядә — Беларус язучысы дип таныла.

Элиза Ожешко
Туган телдә исем пол. Eliza Orzeszkowa
белар. Эліза Ажэшка
Туган 6 июнь 1841(1841-06-06)[1][2][3][…]
Милькавшчына, Гродно өязе[d], Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 18 май 1910(1910-05-18)[1][2][3][…] (68 яшь)
Һродна, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе[4]
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Күмү урыны Старое католическое фарное кладбище (Гродно)[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре язучы, эссече, тәрҗемәче
Җефет Stanisław Nahorski[d]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар 1863 елгы Пүлшә күтәрелеше[d]

 Элиза Ожешко Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Тумыштан Эльжбета Павловская (Elżbieta Pawłowska) бай алпавыт һәм адвокат Бенедикт Павловскийның (пол. Benedykt Pawłowski) һәм аның икенче хатыны Франческаның (кыз вакытта фамилиясе Каменская) кече кызы. Белемне Варшава пансионында ала (1852—1857). 17 яшендә Кобрин өязе алпавыты Пётр Ожешкога кияүгә бирелә (1823—1874) һәм аның Людвиново утарында яши.

1863 елның июлендә 2 атна утарында Ромуальд Траугуттны яшерә, ә соңрак аңа Варшавага качырга ярдәм итә, Ян Ваньковичка Галициягә качырга ярдәм итә, өч айдан утарда ат йөртүче булып эшләүче 50 яшьлек крестьян Стефан Поплавский бу хакта хакимиятләргә хәбәр итә. Элизаның ире — Пётр Ожешко бөтен гаепләрне үз өстенә ала һәм суд карары нигезендә, торгызылучыларга ярдәм иткән өчен, 1864 елның декабрендә чикләнмәгән вакытка Пермь губерниясенә җибәрелә, ә утар дәүләт хисабына конфискацияләнә.

Гроднога күченеп китә, Милковщинадагы утарны сата (1870) һәм әдәби эшчәнлектән кергән табышларга яши.

Элиза Ожешко знахарлар кулланган дару үләннәре белән кызыксына. Гродненщина буйлап сәяхәт иткәндә, ул знахарлардан сораша, үсемлекләрнең халык исемнәрен җыя. Ул гербарий һәм 228гә якын үсемлек исемен җыйган, аларның күпчелегенең тышкы кыяфәт тасвирламалары һәм куллану ысуллары булган. Язучы үзенең күзәтүләрен «Wisla» («Висла») географик-этнографик журналында бастырылган «Ludzie i kwiaty nad Niemnem» («Неман астында кешеләр һәм чәчәкләр») әсәрендә урнаштырган[5].

1894 елның 21 октябрендә (2 ноябрендә) Станислав Нагорскийга кияүгә чыга. Хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Авыр йөрәк авыруыннан соң үлә һәм Гроднода җирләнә.

Әдәби эшчәнлек үзгәртү

Элиза Ожешко басмада 1866 елда «Ачлык еллардан сурәт» (пол. „Obrazek z lat głodowych“) повесте белән дебют ясый. «E. O.», «Bąk (z Wa-Lit-No)», «Li…ka», «Gabriela Litwinka» тәхәллүсләрен файдаланган.

 
Андриолли. Меир Эзофович (рәсем)

«Пан Граба» („Pan Graba“, 1869), «Марта» („Marta“, 1873) һ.б. романнар һәм повестьлар иҗтимагый эмансиплаштыру һәм хатын-кызларның кешелек дәрәҗәсе өчен көрәш темасына язылган. «Эли Маковер» („Eli Makower“, 1874—1875), «Брохвичлар гаиләсе» („Rodzina Brochwiczów“, 1876) һ.б. романнары патриархаль алпавыт рәвешенең таркалуына һәм буржуазиянең калкулыгына багышлана. 1860—1870 еллар иҗаты өчен «тезис белән повестьлар», «тезис белән хикәя» кебек тенденцион жанрлар хас.

«Меир Эзофович» („Meir Ezofowicz“) романы (башка рус варианты «Меер Иозефович»; 1878; 13 телгә тәрҗемә ителгән), «Төрле өлкәләрдән» җыентыгының хикәяләре (1—3 т., 1879—1882), «Низины» („Niziny“, 1883), «Дзюрзи» („Dziurdziowie“, 1885), «Хам» („Cham“, 1888) белорус крестьяннарының тормышыннан повестьләр киң танылу ала.

 
Элиза Ожешко-Нагорска (1900)

«Неман астындә» („Nad Niemnem“, 1887) романы язучының иң югары казанышы дип бәяләнә. Романда 1863 елгы Поляк күтәрелеше чорының милли-патриотик традицияләренә тугры, хезмәт яратучы крестьяннар һәм деградацияләнүче шляхта сурәтләнә. Соңгы әсәрләрдән «Аргонавты» („Argonauci“, 1899) романы һәм 1863 елгы күтәрелешкә багышланган «Gloria victis» (ягъни «Җиңүчеләргә дан», 1910) хикәяләр җыентыгы аерылып тора.

1905 елда әдәбият буенча Нобель премиясенә тәкъдим ителә, әмма аны Һенрик Сенкевич ала.

Элиза Ожешко әсәрләре күп тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән.

Әсәрләр үзгәртү

  • 1866 Obrazek z lat głodowych (дебют хикәясе)
  • 1868 Ostatnia miłość (Последняя любовь)
  • 1868 Z życia realisty
  • 1870 Na prowincji (В провинции)
  • 1870 W klatce
  • 1871 Cnotliwi
  • 1871 Pamiętnik Wacławy
  • 1872 Pan Graba
  • 1873 Na dnie sumienia
  • 1873 Marta (Марта)
  • 1875 Eli Makower
  • 1876 Rodzina Brochwiczów
  • 1876 Pompalińscy
  • 1877 Maria
  • 1878 Meir Ezofowicz (Меир Езофович)
  • 1879—1882 Z różnych sfer (кыскача хикәяләр җыентыгы)
  • 1881 Widma
  • 1881 Sylwek Cmentarnik
  • 1881 Zygmunt Ławicz i jego koledzy
  • 1882—1883 Bańka mydlana
  • 1883 Pierwotni
  • 1885 Niziny (Низины)
  • 1885 Dziurdziowie (Дзюрдзи)
  • 1886 Mirtala
  • 1888 Nad Niemnem
  • 1888 Хам (Cham)
  • 1888 Panna Antonina (кыскача хикәяләр җыентыгы)
  • 1888 W zimowy wieczór (кыскача хикәяләр җыентыгы)
  • 1891 Czciciel potęgi
  • 1891 Jędza
  • 1891 Bene nati
  • 1891 Westalka
  • 1893 Dwa bieguny
  • 1896 Melancholicy
  • 1896 Australczyk
  • 1898 Iskry (кыскача хикәяләр җыентыгы)
  • 1900 Argonauci
  • 1904 Ad astra. Dwugłos
  • 1904 I pieśń niech zapłacze
  • 1910 Gloria victis (хикәяләр җыентыгы, Ожешконың соңгы хезмәте)
  • Публицистика
    • 1870 Kilka słów o kobietach ()
    • 1880 Patriotyzm i kosmopolityzm
    • 1882 O Żydach i kwestii żydowskiej

Рус телендәге басмалар үзгәртү

  • Элиза Ожешко. Из рук в руки / Пер. с польского. — Приложение к газете "Приазовскій край", 43 (13 ноября). — Типографія газеты "Приазовскій край", 1905. — С. 176.
  • Миртала. М., Текст, 2011.
  • Собрание сочинений, 6 тт. М., Художественная литература, 1991—1996.
  • Сочинения, 5 тт. М., 1953—1954.
  • Полное собрание сочинений, 8 тт. Киев — С-Пб — Харьков, 1902—1910.
  • Собрание сочинений, 12 тт. С-Пб, 1909—1910.
  • Собрание сочинений, под ред. С. С. Зелинского, 12 тт. С-Пб, 1905—1908.
  • Полное собрание сочинений, перев. А. Броновицкой, 8 тт. Киев, 1902—1911.
  • Собрание сочинений, 3 тт. С-Пб, 1889.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 FemBio database
  4. 4,0 4,1 Ожешко Элиза // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Лекарственные растения и их применение. Изд. 5-е, перераб. и. доп. «Наука и техника». Мн., 1974, с. 11-12

Сылтамалар үзгәртү