Элени Цалигопулу
Элени Цалигопулу (грек. Ελένη Τσαλιγοπούλου; 11 апрель 1963 ел) — Греция җырчысы, 30 еллык карьерасы дәвамында Грециянең бик популяр артистларының берсе була.
грек. Ελένη Τσαλιγοπούλου | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Греция |
Туу датасы | 11 апрель 1963 (61 яшь) |
Туу урыны | Науса[d] |
Һөнәр төре | җырчы |
Активлык чорнының башы | 1985 |
Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
Тавыш яздыру лейблы | Columbia Records[d] |
Элени Цалигопулу Викиҗыентыкта |
Биографиясе
үзгәртүЭлени Цалигопулу 1963 елның 11 апрелендә Үзәк Македониянең Науса шәһәрендә туган.
Вокал курсы үтеп, 1985 елда беренче тапкыр Салоникта чыгыш ясый, ә соңрак композиторы Джордж Зикас белән таныша, аннары аның җырлары белән беренче альбомын чыгара[1].
1986 елдан билгеле грек композиторларының (алар арасында — Стаматис Спанудакис, Манос Хадзидакис һәм башкалар) җырлары белән чыгыш ясый, Грециядан тыш Европа һәм Америка илләре буйлап гастрольдә йөри. Шул чакта җырчы Йоргос Даларас белән таныша һәм аның белән бергә чыгыш ясый башлый.
Еш кына Афинада концерт куя, карьерасының беренче елларында тавышын һәм җырлау стилен еш кына икенче билгеле грек җырчысы Элефтерия Арванитакиның тавышы һәм стиленә ошатсалар, тиздән ул үз стиле белән дан ала.
Киләсе дистә еллыкта 10 га якын альбом чыгарып, грек музыкаль башкаручыларының югары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1998-1999 елларда вокалчы Мелина Кана, соңрак җырчы Димитрис Басис, «Mode Plagal» һәм «Mikro» төркемнәре белән бергә гастрольләрдә йөри.
2000 еллар трендларына адаптацияләнә һәм XXI гасыр башыннан Никос Портокалоглу, Джон Коцирас һәм шулай ук Йоргос Андреу белән хезмәттәшлек итә.
Шәхси тормышы
үзгәртү1981 елда аның улы туган, аңа Аргирис (грек. Αργύρη) дигән исем кушканнар.
2008 елгы интервьюсында якынча 15 еллап грек композиторы, моңлы һәм музыкаль продюсер Йоргос Андреуда (грек. Γιώργος Αντρεου) кияүдә булуы турында белдерә, әммә алар соңрак аерылышканнар.
|
|
|
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ελένη Τσαλιγοπούλου - "Κορίτσι και γυναίκα".... www.musiccorner.gr. 2019-03-24 тикшерелгән.
- ↑ Listing for Eleni Tsaligopoulou’s 2011 album Tarrira, archived from the original on 2018-10-04, retrieved 2021-04-20
- ↑ 3,0 3,1 Eleni Tsaligopoulou discography at AllMusic
- ↑ Listing for Eleni Tsaligopoulou’s 2011 album Tarrira, archived from the original on 2018-10-04, retrieved 2021-04-20