Элени Букура-Алтамура

Элени Букура-Алтамура (грек. Ελένη Μπούκουρα-Αλταμούρα; 1821 ел, Спеце — 1900 елның 19 марты, Спеце) — XIX гасырның 2нче яртысындагы грек рәссамы. Шулай ук хәзерге Грециянең беренче профессиональ рәссамы буларак искә алына[3]. Элени Букура-Алтамура грек язучысы Реа Галанакиның «Элени яки Беркем» романындагы әдәби персонажның[4] һәм грек драматургы Костас Асимакопулосның Урманда яшен — Ачык киңлек — Элени Алтамура театраль трилогиясенең прототибы булып тора[5].

Элени Букура-Алтамура
Туган 1821[1][2]
Спеце[d], Спеце[d], Острова[d], Аттика[d], Греция
Үлгән 19 март 1900(1900-03-19)
Спеце[d], Спеце[d], Острова[d], Аттика[d], Греция
Күмү урыны Беренче Афин зираты[d]
Ватандашлыгы  Греция
Һөнәре рәссам
Җефет Francesco Saverio Altamura[d]
Балалар Иоаннис Алтамурас[d], Alessandro Altamura[d] һәм Sofia Altamura[d]

 Элени Букура-Алтамура Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Элени Букура 1821 елда Спеце утравында туган. Бу елда Греция Азатлык сугышы башлана һәм Спеце, Идра һәм Псара утраулары белән бергә, революцион грек флотының өч ныгытмасының берсе була. Аның әтисе, Яннис Букурас, капитан һәм сугышта катнашучы була, ләкин грек дәүләте торгызылганнан соң Афинаның беренче театр меценаты була. Элениның рәсем сәнгатенә тартымлыгы балачактан ук күренә һәм әтисе кызының талантын күреп, аңа сәнгать мәктәбе укытучысы, итальян Рафаэлло Чекколины өйдә укытучы итеп яллый. Чекколиның тәкъдим хаты белән Элени 1848 елда Италиягә укырга китә.

 
«Өметсезлек»

Италиядә Элени Неапольдә һәм Римда рәсем сәнгатен өйрәнә. Италия академияләрендә хатын-кызларга укырга рөхсәт ителмәгәнлектән, Элени егет булып киенеп укый[6]. Элени итальян рәссамы һәм революционер Франческо Саверио Алтамурага (1822—1897) гашыйк була һәм аның белән бергә яши, никахтан тыш өч бала таба: Иоаннис, София һәм Александр. Алтамур белән мөнәсәбәтләрен законлаштыру өчен, Элени католик динен кабул итә һәм аңа кияүгә чыга. Ләкин 1857 елда ире аны ташлап китә һәм сөяркәсе, инглиз рәссамы Джейн Бенхэм Хей белән китә, үзе белән кече улын Александрны ала[7].

Элени Букура-Алтамура улы Иоаннис һәм кызы София белән Грециягә кайта. Гаиләсен тәэмин итәргә тырышып, Афина хатын-кызларына рәсем сәнгате дәресләре бирә. 1872 елда кызы туберкулёз белән авырый. Кызына сәламәтрәк яшәү шартларын тәэмин итәр өчен, Элени туган утравына, абыйсының йортына күченергә мәҗбүр була. София 1872 елның ахырында 18 яшендә вафат була. Кызы үлгәч, Элени Афинага кайта.

1876 елда аның улы Иоаннис Алтамурас Копенһагенда укуын тәмамлый һәм Афинага кайта. Элениның шатлыгы озакка сузылмый. Тиздән Иоаннис туберкулёз белән авырый башлый һәм 1878 елның маенда үлә. Балаларының үлеме Эленины нерв төшенкелегенә китерә һәм акылдан яздыра. 60 яшендә Элени Спецега кайта, анда үзенең барлык эшләрен яндыра. Элени 1900 елда үлә, Спецеда Изге Анна зиратында күмелә. Соңрак аның калдыклары, шулай ук София һәм Иоаннис калдыклары, аларның токымнары тарафыннан Беренче Афина зиратында Букурас-Алтамурас гаиләсенең башка әгъзалары каберләре янында күмелә[8].

2011 елда грек кинорежиссёры Клеони Флесса Элени Букура-Алтамура тормышы турында документаль фильм төшерә[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Faceted Application of Subject Terminology
  2. CERL ThesaurusConsortium of European Research Libraries.
  3. Βιογραφίες — Ελένη Μπούκουρα — Αλταμούρα. әлеге чыганактан 2014-03-01 архивланды.
  4. Ρέα Γαλανάκη, Ελένη ή ο κανένας, εκδ. Άγρα, Αθήνα 1998, ISBN 9603252530
  5. Κώστας Ασημακόπουλος, Αστραπή στο δάσος — Ο ακάλυπτος χώρος — Ελένη Αλταμούρα (τρία θεατρικά έργα), εκδ. Δωδώνη, Αθήνα 2005, ISBN 960385347X
  6. Ελένη Αλταμούρα. әлеге чыганактан 2014-02-22 архивланды.
  7. Οι μύθοι της οικογένειας Αλταμούρα | πολιτισμος | ethnos.gr. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды.
  8. Το θλιβερό τέλος της Ελένης Μπούκουρα-Αλταμούρα 2008 елның 3 июнь көнендә архивланган. Άρθρο στην Ιστορία Εικονογραφημένη, Αύγ. 2002
  9. Η πρώτη ελληνίδα καλλιτέχνις και φεμινίστρια — πολιτισμός — Το Βήμα Online. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү