Элекке шәһәр мещан училищесы бинасы (Мәскәү)

Элекке шәһәр мещан училищесы бинасы (Мәскәү)Мәскәү шәһәрендә урнашкан иске кала мещан училищесы бинасы. XIX гасыр башында Д. Н. Лопухин заказы буенча архитектор А. Н. Бакаев төзегән. Бина берничә тапкыр милекчесен үзгәртә һәм яңыртып корыла. 1835 елдан 1918 елга кадәр бинада шәһәр мещан училищесы урнаша, аннары — Тау академиясе. Хәзерге вакытта бинаны МИСиС составында Тау институты биләп тора.

Элекке шәһәр мещан училищесы бинасы
Нигезләнү датасы 1799
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Якиманка[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27602941?
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү Ленинский проспект, 6, строение 3
Карта
 Элекке шәһәр мещан училищесы бинасы Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Д. Н. Лопухин йорты үзгәртү

Бина төзелгән урында XVIII гасырда татар зираты булган. 1771 елда зират ябыла, ә зират җирләрен һәм тирә-ягындагы Волынский җирләрен граф А.Г. Орлов-Чеченский сатып ала. 1799 елда ул җирләрен кайнеше Д. Н.Лопухина сата.[2][3]

Шул ук 1799 елда, Д. Н.Лопухин өчен утар комплексы төзелә башлый. А. Н. Бакаев архитектор була.[4][3] Фасад ягы Калуга урамына караган фигелле ике катлы йортлар берр катлы бина белән тоташкан. Төзелеш эшләре 1803 елда тәмамлана.[2]{{sfn|Рогачев|2015

1809 елда Лопухин вафат була һәм йорт аның туганының кызы, графиня А. А. Орлово-Чесменскаяга күчә. Ул, үз чиратында, бинаны Полторацкий гаиләсенә сата. Яңа милекчеләр бинаны В. П. Стасов проекты буенча үзгәртеп корырга тотыналар. 1812 елгы Мәскәүдә янгын вакытында бина зыян күрмәгән, әммә соңрак, 1815 елда, агачтан төзелгән бина барыбер янган.[2][3] Шуңа карамастан, французларны Мәскәүдән куып чыгару хөрмәтенә, 1914 елда тап шушы йортта Парижны алу хөрмәтенә тантаналы кичә үтә.[5]

Шәһәр мещан училищесы бинасы үзгәртү

1832 елда Мәскәү сәүдәгәрләр җәмгыяте Полторацкийларның барлык биләмәләрен сатып ала. Йортта берни кадәр вакыт саузагәр Андреев бүлеге урнашкан була.[2] 1835 елда усадьбаның төп бинасы Мәскәү мещаннар җәмгыйәтенең ирләр медицина училищесына күчә. Ремонт эшләре 1836 елдан 1839 елга кадәр М. Д. Быковский җитәкчелегендә алып барыла; йортның гомуми күренеше бөтенләй үзгәртелә[3][5][2]. Моннан тыш, үзгәртеп кору вакытында гөмбәзле йорт чиркәве, шулай ук гыйбадәтханәгә керү ишеге эшләнә.[4]

1843 елда бинада хатын-кызлыр медицина училищесы да эшли башлый[5]. Укучылар саны даими рәвештә үсә, шуңа күрә XIX гасырның икенче яртысында бина, архитекторлар П.С. Кампон һәм А. С. Каминский җитәкчелегендә, киңәйтелә һәм реконструкцияләнә. 1867 елда училище территориясе Калуга урамы эченнән чуен койма белән кәртәләп алына.[4][2]

Тау институты бинасы үзгәртү

Октябрь революциясеннән соң , 1918 елда мещан училищесы корпусы Тау академиясенә тапшырыла.[3][2] 1930 елда академия берничә уку йортына таркала. Элеккеге мещан училищесы бинасында Тау институты урнаша. 1932 елга кадәр бина өч катлы булса, ике елдан фасады үзгәртелә һәм биш катлы итеп төзелә. [4]. Проект белән В. Ф. Краинский һәм А. М. Рухлядев җитәкчелек итә. Төп керү порталын сигез таучы статуясы белән Б. М. Иоан бизи.[4][2] Иске йорт флигельләре шулай ук югары уку йортларына тапшырыла: сул ягында нефть институты, ук ягында корыч институты.[5][3]


Хәзерге ваытта бинада Мәскәү дәүләт тау университеты урнашкан, 2014 елдан бирле Милли тикшеренү технология университеты эшли. Бина региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү