Элевтер Андроникашвили

Элевтер Луарсабович Андроникашвили (гөрҗ. ელეფთერ ლუარსაბის ძე ანდრონიკაშვილი; 1910 елның 12 (25) декабре, Санкт-Петербург, Россия империясе1989 елның 8 сентябре, Тбилиси, ССРБ) — совет грузин физигы.

Элевтер Андроникашвили
Туган телдә исем гөрҗ. ელეფთერ ანდრონიკაშვილი
Туган 12 (25) декабрь 1910
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 8 сентябрь 1989(1989-09-08) (78 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Күмү урыны Дидубийский пантеон[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Һөнәре физик
Эш бирүче Тбилиси дәүләт унивирситеты[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Элевтер Андроникашвили Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Элевтер Андроникашвили 1910 елның 12 (25) декабрендә Санкт-Петербургта туган. Ул грузин дворян гаиләсеннән булган. Әдәбият белгече Ираклий Андрониковның абыйсы. 1932 елда Ленинград политехник институтын тәмамлый. 1934—1945 елларда Тбилиси дәүләт университетында лекцияләр укый. 1942 елдан Грузин ССР Фәннәр академиясенең Физика институтында эшли, 1951 елдан бу институтның директоры була. 1940—1941 һәм аннан 1945—1948 елларда ул Мәскәүдә Физик проблемалар институтында докторлык диссертациясе өстендә эшли, 1948 елда дәрәҗә ала. 1951 елдан ул шулай ук Тбилиси дәүләт университетының физика кафедрасы мөдире һәм профессоры була. Грузин ССР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (1955 елдан).

Андроникашвилиның төп хезмәтләре квант гидродинамикасы, түбән температуралы физика, галәм нурлары физикасы, каты тәннең радиацион физикасы, атом-төш техникасы, биофизика һәм биотермодинамика, югары ешлык мәсьәләләренә кагыла. 1945 елда Тисса эксперимент нәтиҗәсендә тәкъдим иткән ике сыеклык гелий-II моделен эксперименталь исбатлаган[1], аның барышында ике якын урнашкан дискларда период һәм тирбәнүнең сүнү чоры өйрәнелгән, сыек гелий-II дә бер үк вакытта сыеклык ике төр хәрәкәттә катнаша торган халәтләр булуы исбатланган, беренче булып гелий-II нормаль компонентының ябышкаклыгы һәм ДНК һәм РНК ның эчке молекуляр эрүнең температур бәйлелеген үлчи. 1960 елда гелий-II нең өермә дулкыннарын өйрәнә. 1961 елда ССРБда атом-төш реакторларында матдәләрне нурландыру өчен абсолют нульгә якын булган түбән температуралы элмәк булдыра.

1989 елның 9 сентябрендә Тбилисида вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

  • Ленин ордены (1980 елның 24 декабре).
  • Өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1954 елның 3 июне, ...).
  • Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — «Эксперименталь һәм теоретик физика журналы»нда һәм «Коллоид журналы»нда (1946—1951) мәкаләләрендә бәян ителгән сыек гелий-II үзенчәлекләрен эксперименталь тикшерү өчен.
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1978) — «Сканерлаучы микрокалориметрия — биологик макромолекулларны тикшерүнең яңа ысулы» (1963—1977) эшләр циклы өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Андроникашвили Элевтер. Воспоминания о жидком гелии. — Тбилиси: Ганатлеба, 1980. — 327 с.

Сылтамалар үзгәртү

  • Андроникашвили, Элевтер Луарсабович // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание). — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  • Istituto dell’Enciclopedia Italiana мәкалә(италь.) 2015 елның 7 февраль көнендә архивланган.
  • Храмов Ю. А. Андроникашвили Элевтер Луарсабович // Физики : Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — М. : Наука, 1983. — С. 17. — 400 с. — 200 000 экз.