Экологик факторлар

Тирәлекнең организмга тәэсир итүче компонентлары экологик факторлар яки физик факторлар дип атала.

Алар барысы да организмга бер төрле тәэсир итми. Кайберләре организм өчен кирәкле, алардан башка орга­низм яши алмый, икенчеләре, киресенчә, зарарлы, ә кай­берләрен организм бөтенләй сизми.

Экологик факторларны өч төркемгә бүләләр:

  • Терек булмаган табигать факторлары, яки физик факторлар: аларга яктылык, дымлылык, җылылык, җил, яңгыр, боз, туфракның һәм суның тозлылыгы, газлар составы һ. б. керә.
  • Терек табигать факторлары тере организмнарның эшчәнлеге белән бәйле.
  • Кеше эшчәнлеген, аның таби­гатькә йогынтысын аерым фактор итеп бүләләр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.