Эдна Мартин

Эдна Мартин (швед. Edna Martin, тулы исеме Elvira Edna Martin Astrid, тумыштан Йоханссон; 19082003) — туку сәнгате буенча швед рәссамы һәм педагог.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция[1]
Туу датасы 17 декабрь 1908(1908-12-17)[2][3][4]
Туу урыны Gamlestads church parish[d], Швеция[5][2]
Үлем датасы 11 май 2003(2003-05-11)[4] (94 яшь)
Үлем урыны Уппландс Весбю[d][4]
Һөнәр төре художник по текстилю, педагог
Эш урыны Svenskt Tenn[d][4], Шведская ассоциация ремесленников[d][4], Констфак[d][4][6] һәм Друзья рукоделия[d][4]
Әлма-матер HDK[d][4]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Wikidata:Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора работы защищены авторским правом[d]
Commons-logo.svg Эдна Мартин Викиҗыентыкта
Эдна Мартин эшләренең берсе

БиографиясеҮзгәртү

Эдна Мартин 1908 елның 17 декабрендә Гётеборгның Гамлестад мәхәлләсендә камергер Теодор Йоханссон һәм аның хатыны Софи Флуд гаиләсендә туган.

Högskolan för design och konsthantverk (хәзерге Гетеборг университетының сәнгать факультеты ) мәктәбендә уҡыган, үзлектән белем алуны Францияда дәвам итә. Röhsska museet музеенда беренче күргәзмәсенән соң, 1931 елда, Эдна Мартин Axevalla-Varuhemslöjd предприятиесының сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1937—1939 елларда туку сәнгате буйынча Швед һөнәрчеләр ассоциациясендә рәссам була, ә 1941—1953 елларда бу ассоциациянең туку сәнгате буйынча директоры вазифасын били. 1953 елдан Эдна Handarbetets vänner компаниясенең җитәкчесе булып эшли, Licium студиясендә һәм Sätergläntan белем бирү үзәгендә эшли.

Анда 1937 елда Парижда бөтендөнья күргәзмәсендә һәм 1939 елда Нью-Йоркта бөтендөнья күргәзмәсендә, 1956 елда Хьюстон күргәзмәсендә һәм 1937 елдан алып Швеция бизәү-кулланма сәнгатенең күп санлы күргәзмәләрендә катнаша.

Эдна Мартин шулай ук 1948 елдан Стокгольмның Констфак мәктәбендә нәфис тегүне укыта, 1957 елдан алып 1969 елга кадәр өлкән укытучы сыйфатында эшли. 1980 елда профессор дәрәҗәсен ала. Кайса Мелантон, Стен Каупли, Леннарт Роде, Ингегерд Меллер, Элли Хемберг, Сири Деркерт һәм Олле Бертлинг кебек күренекле рәссамнар белән хезмәттәшлек итүе аркасында, ул туку сәнгатенең монументаль туку әсәренә әйләнүенә булышлык итә.

Хаклы ялга чыкканнан соң, үзе җәй яшәгән Эландның тирә-юнь мөхитеннән илһам алып, Эдна Мартин шөгелләнүен дәвам итә. Рәссамның әсәрләре Швеция Милли музеенда, Röhsska museet музеенда һәм башка илләр музейларында күргәзмәгә куела. 1964 елда үзенең матур эшмәкәрлеге өчен Эдна Мартин Litteris et Artibus медаленә һәм 1971 елда принц Евген медаленә лаек була.

1942 елдан юрист Ян Герберт Мартинда кияүдә була, гаиләдә өч бала үсә: Сюзанна, Барбара һәм Иоахим.

Эдна Мартин 2003 елның 11 маенда Уппландс Вэсбю шәһәрендә вафат була.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү