Эва Ристов (маҗар. Éva Risztov; 1985 елның 30 августы, Һодмезөвашарһей) — Маҗарстан йөзүчесе. Ачык суда йөзү буенча Олимпия чемпионы, күп тапкырлар Дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, 58 тапкыр Венгрия чемпионы, өч Олимпия уеннарында(рус.) катнашучы.

Эва Ристов
Туган 30 август 1985(1985-08-30) (38 яшь)
Һодмезөвашарһей, Ходмезёвашархейский яраш[d], Чонград[d], Маҗарстан
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре йөзүче

 Эва Ристов Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Эва Ристов 2000 елда Олимпия уеннарында дебют ясый. Сиднейда ул программаның өч төрендә чыгыш ясый, әмма беренче унлыкка керә алмый. Аның иң яхшы нәтиҗәсе — ике йөз метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә 14 нче урын.

2002 елда Берлинда узган Европа чемпионатында Ристов дүрт тапкыр икенче урынны яулый, ә кыска суда йөзү буенча Ризада узган континенталь беренчелектә өч алтын һәм бер көмеш медаль яулый.

2003 елда Барселонадагы дөнья беренчелегендә Ристов өч тапкыр икенче урынны яулый. Шул ук вакытта баттерфляй белән ике йөз метрга йөзүдә ул Польша спортчысы Енджейчакка нибары 0,1 секундка гына оттыра. Шул ук елны кыска бассейнда узган Европа чемпионатында өч алтын һәм бронза медаль яулый.

Афинадагы Олимпия уеннарында Маҗарстан спортчысы программаның өч төрендә чыгыш ясый. Ирекле стиль белән дүрт йөз метрга йөзүдә ул старт раундын уза алмый, уналтынчы була. Башка төрләрдә ул уңышлырак чыгыш ясый һәм ике тапкыр хәлиткеч ярышларда чыгыш ясый. Баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзүдә Ристов финалга уза, әмма анда соңгы була, ә 400 метрга комплекслы йөзүдә дүртенче була.

2005 елда Ристов спорт карьерасының тәмамлануы турында игълан итә, әмма 2009 елда зур спортка әйләнеп кайта, шул ук вакытта ачык суда йөзүгә зур игътибар бирә.

2012 елда, Лондондагы Олимпия уеннарында Ристов бассейнда да, ачык суда да катнаша. Ирекле стиль белән 400 һәм 800 метр дистанцияләрдә Маҗарстан йөзүчесе финалга узмый, ул 16 нчы һәм 13 нче була. Маҗарстан җыелма командасы 4×100 метр эстафетада беренче стадиядә чыга. Ун чакрымлы дистанциядә Ристовка тиңнәр булмый һәм ул Олимпия уеннарының алтын медален яулый.

Шул ук елны ул Маҗарстанда узган Европа чемпионатында көмеш һәм бронза медаль яулый, ә ике елдан соң Берлинда континенталь беренчелектә ун чакрымлы йөзүдә икенче була.

Казанышлар үзгәртү

  • Дөнья чемпионаты
    • 2003 — 400 м ирекле стиль (2 нче урын);
    • 2003 — 400 м комплекс (2 нче урын);
    • 2003 — 200 м баттерфляй (2 нче урын).
  • Европа чемпионаты
    • 2014 — 10 км дистанция (2 нче урын)[2];
    • 2012 — 1500 м ирекле стиль (2 нче урын);
    • 2012 — 800 м ирекле стиль (3 нче урын);
    • 2004 — 400 м комплекс (2 нче урын);
    • 2002 — 400 м ирекле стиль (2 нче урын);
    • 2002 — 400 м комплекс (2 нче урын);
    • 2002 — 800 м ирекле стиль (2 нче урын);
    • 2002 — 200 м баттерфляй (2 нче урын).
  • Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты
    • 2004 — 400 м комплекс (1 нче урын);
    • 2003 — 800 м ирекле стиль (3 нче урын);
    • 2003 — 200 м баттерфляй (1 нче урын);
    • 2003 — 400 м комплекс (1 нче урын);
    • 2002 — 400 м ирекле стиль (1 нче урын);
    • 2002 — 800 м ирекле стиль (1 нче урын);
    • 2002 — 200 м баттерфляй (1 нче урын);
    • 2002 — 400 м комплекс (2 нче урын).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Эва Ристов — Sports-Reference.com сайтында олимпия статистикасы (ингл.)