Ышылай Сайгын (төр. Işılay Saygın; 4 апрель 1947 ел, Измир) — төрек архитекторы, сәясмән һәм вәзир.

төр. Işılay Saygın
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Төркия
Туу датасы 4 апрель 1947(1947-04-04)
Туу урыны Буджа, Измир[d], Төркия
Үлем датасы 27 июль 2019(2019-07-27)[1] (72 яшь)
Үлем урыны Измир, Төркия
Җирләнгән урыны Измир
Туган тел төрек теле
Һөнәр төре сәясәтче, мигъмар
Башкарган вазыйфа Төркия Бөек милли мәҗлесе әгъзасы[d], министр по делам женщин и семьи Турции[d][2] һәм министр по делам женщин и семьи Турции[d]
Әлма-матер Dokuz Eylül University Faculty of Architecture[d]
Сәяси фирка әгъзасы Партия справедливости[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]

Биографиясе үзгәртү

Ышылай Сайгын 1947 елның 4 апрелендә Измирның Буджа районында Госман Нури Сагын һәм аның хатыны Фатьма гаиләсендә туган. Эгей университетының архитектура факультетын тәмамлаган.

1973 елда сәясәт белән шөгыльләнә, дөреслек партиясенә керә. Ике мөддәт дәвамында район башлыгы вазифасын били. 1980 елдагы түнтәрелештән соң вазифасын югалта. 1980—1983 елларда архитектор булып эшли. 1983 елда Милли демократик партиясенә керә, шул ук елда Төркия парламентына сайлана. 1987, 1991, 1995, 1999 елларда кабаттан сайлана. 1986 елда Милли демократик фиркасе таркала, моннан соң Сайгын Ватан партиясенә керә. 1995 елда аннан чыга һәм чын юл партиясына керә, ләкин 1997 елда Ватан партиясына кире кайта. 2003 елда ул сәясәттән китә.

Министр вазифасын дүрт тапкыр били. Тансу Чилләр хөкүмәтендә Ышылый Сайгын хатын-кыз һәм гаилә мәсьәләләре буенча дәүләт министры вазифасын били, бу поста Айсель Байкалны алмаштыра. Бу вазифада Сайгын 1995 елның 5 октябреннән 30 октябрьгә кадәр була. Чиллерның киләсе хөкүмәтендә ул шулай ук бу вазифаны 1996 елның февраленә кадәр били. Икенче көне Сайгын тирә мохит министры итеп тәгаенләнә, 1996 елның 6 мартында бу вазифада аны Мостафа Ташыр алмаштыра. Моннан соң премьер-министр Месут Йылмаз Сайгынны туризм министры итеп тәгаенли. Бу вазифаны ул 1996 елның июненә кадәр били. Төркия хөкүмәтенең 54-се и 55-се составларында Сайгын дәүләт министры сыйфатында була 1998 елның гыйнварында биргән интервьюсында йөклелеккә тест индерүне хуплавы турында белдерүен феминистлар тәнкитли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.msn.com/tr-tr/video/unluler/ilk-kad%C4%B1n-%C3%A7evre-ve-turizm-bakan%C4%B1-i%C5%9F%C4%B1lay-sayg%C4%B1n-vefat-etti/vi-AAEW4L2
  2. https://www.ailevecalisma.gov.tr/tr-tr/bakanlik/bakanlik-yoneticileri/onceki-bakan-ve-yoneticiler/bakanlar/