Шәрәфетдин Мәхмүтов

Шәрәфетдин Җәләлетдин улы Мәхмүтов (18531932 елның 31 мае, Мәскәү, ССРБ) — Уфа губернасыннан ІІІ Дәүләт Думасы депутаты.

Шәрәфетдин Мәхмүтов
Туган 1853
Үлгән 31 май 1932(1932-05-31)
Мәскәү, ССРБ
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәясәтче

 Шәрәфетдин Мәхмүтов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Шәрәфетдин Мәхмүтов 1853 елда туа. Милләте буенча татар[1]. Белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә ала.

1872 елда Уфадагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны темамлап, 1876 елда Стәрлебаш авылы мәдрәсесе каршында рус теле укытучысы була.

1902 елдан Дәүләт Думасы әгъзасына сайланганчы Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәрендә мәдрәсәдә укытучы була.

1907 елда өченче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана, анда мөселман фракциясенә керә. Халык мәгарифе буенча дума комиссиясе әгъзасы була. «Башлангыч училищелар турында» закон проекты хакында фикер алышканда, Мәхмүтов парламентарийларның игътибарын андагы ачыктан-ачык русификатор тенденцияләренә юнәлтә. Ул ассызыклаганча, «мәгариф эшен чит кешеләрдә үз нәсел үзенчәлекләренең соңгы билгеләрен чыгару өчен уңайлы чарага әверелдерү» кирәк түгел, шулай ук мөселманнар «Россиянең тигез хокуклы уллары, ә аның үги малайлары түгел» булырга тели, дип белдерә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Члены Государственной думы : (Портр. и биогр.) : Третий созыв, 1907-1912 г. / Сост. М.М. Боиович Москва : т-во И.Д. Сытина, 1910
  2. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2010. — Т. V. — С. 59. — 468 с.

Сылтамалар үзгәртү

  • Усманова Д. М. Махмудов Шарафутдин Зелялетдинович.//Государственная дума Российской империи: 1906—1917: Энциклопедия.. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2008. — С. 363—364. — 735 с. — ISBN 978-5-8243-1031-3.