Шәмсикамал Чуракова

Чуракова Шәмсикамал Гобәй кызы (1.02.1931, Башкорт АССРның Бөрҗән районы Байназар авылы) — алдынгы савучы, Хөрмәт билгесе ордены кавалеры.

Шәмсикамал Чуракова
Туган 1 февраль 1931(1931-02-01) (93 яшь)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Байназар, Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре доярка

Биографиясе

үзгәртү

Чуракова Шәмсикамал Гобәй кызы, 1931 елның 1 февралендә Башкорт АССР Бөрҗән районы Байназар авылында ярлы гаиләсендә туган, «Агыйдел колхозының» алдынгы савымчысы, Мактаулы билгесе ордены кавалеры.

Чураковлар гаиләсендә дүрт бала була. Атасы Чураков Гөбәй Абдулла улы 1899 елгы, Бөрҗән районы Байназар авылы кешесе була. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук мобилизацияләнә, 1942 елның декабрь аенда хәбәрсез югала.

Шәмсикамал 1940 елда Байназар мәктәбенең беренче классына укырга бара.

Алтынчы классны тәмамлагач,сарык көтәргә колхозга эшкә чыга. Ул чакта күп үсмерләр хезмәт юлын сарык я кәҗә көтүдән башлаганнар.

1957 елда Явымбай фермасына савучы булып эшкә урнаша.

1972 елда лаеклы ялга чыга.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Алтынчы классны тәмамлагач, еллар авыр булганлыктан, сарык көтәргә чыга. Апасы ФЗО га җибәрелгәч, йорт һәм колхоз эшендә әнисе Маһикамалның төп ярдәмчесе булып кала ул. Кая эш кушсалар да, гаилә белән бергә күчеп, шунда эшлиләр. Ашау ягы начар. Шәмсикамал, әнисе һәм кече энесе Фәйзрахман бер нормага (эшкә яраклы олы кешенең колхоз тарафыннан көндәлек бирелгән ризыгы) йөриләр.

Җитешмәгән, ачлы-туклы тормыш Шәмсикамал Гобәй кызын иртә җитлектерә, эшкә тибеш була ул.

Әнисе белән звенога печән эшләргә китә. Бөтен звеноның чалгыларын әнисе чүкеп бирә. Шәмсикамал да печән чаба, җыя,үгез җигеп су ташучы булып эшли. Аерым хезмәт көне языла башлый.

12-13 яшеннән сарык көтә, башмаклар карый. Авырлык белән кыш чыгалар, март аенда ук малларның ашарына беткәч, кибән төпләренә йөртеп ашатып, чыбык-чабык кыркып салып, малның үлүенә юл куелмый.

Әнисе Байназар авылының гомуми мунчасын яга. Шәмсикамал аңа ярдәм булсын дип, утын ташый. Моны күреп калган колхоз бригадиры аны зур бабайлар белән агач кыркуга җибәрә. Монда да ул үзен сынатмый.

Ш. Чуракова 1957 елның көзенә Явымбай авылына савучы булып эшкә килә. Ул вакытта эш шулкадәр авыр була. Бөтен эш кул көче белән башкарыла. 15-20 баш сыерны кул белән саварга, бозауларынт карарга, азык таратырга, астын тазартырга, елгага алып барып су эчертергә кирәк. Ул һәр чак алдынгылар рәтендә була, исеме колхозның Мактау тактасыннан төшми.

Яшьлек бит, эшен җимертеп эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерә Шәмсикамал апа. Ул авылдагы үзешчән сәнгать түгәрәгенең иң актив әгъзасы була. Драма әсәрләрен сәхнәләштергәндә образларны профессионал артистлардан ким уйнамый. Аңа уку гына җитмәгән. Сәнгать юлын сайласа, шөбһәсез югары дәүләт исемнәренә лаек булыр иде.

Ш. Чуракова 1968 елның март аенда КПСС әгъзасы итеп кабул ителә. Савымчы эшенең никадәр авыр булуына карамастан, ул бригаданың бүтән эшләрендә катнашырга вакыт таба. Ферма җәйләүдән күчеп кайткач, бәрәңге казышырга, ындырга иген тазартырга да йөри.

Хезмәткә бәя

үзгәртү

Хезмәте колхоз идарәсе, район тарафыннан югары бәяләнә. Алдынгы савымчы-коммунистны XXI район партия конференциясенә делегат итеп сайлыйлар. Шул ук елны Башкортстан Өлкә партия конференциясендә делегат булып катнаша.

1960 елда хатын-кызларның Башкортстан съездына делегат итеп сайлана.

В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә «Фидакяр хезмәт өчен» юбилей медале,1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында «Фидакяр хезмәт өчен» һәм Бөек Җиңүнең юбилейлары хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәт ветераны «Хөрмәт билгесе» орденын да кадерләп саклый. Бу югары бүләк аңа 1971 елның 7 маенда тапшырыла.

Озак еллар торырлык эшчәнлеге өчен «Агыйдел» колхозы ветеранга Кургаш авылында Рәйлә кызы янында җыйнак гына йорт салып биргән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

үзгәртү
  • «Хөрмәт билгесе» ордены (№ 716764, 1971 ел)
  • В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә «Фидакяр хезмәт өчен» юбилей медале
  • 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында «Фидакяр хезмәт өчен» медале
  • Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.