Шәмсетдин Рафиков

Рафиков Шәмсетдин Хөснетдин улы (12 сентябрь 1904 ел21 август 1972 ел) — Бөек Ватан сугышы яугир, инженер-сапер батальонының бүлекчә командиры, сержант. Дан орденының тулы кавалеры.

Шәмсетдин Рафиков
Туган 12 сентябрь 1904(1904-09-12)
Тоз-Түбә районы, Россия
Үлгән 21 август 1972(1972-08-21) (67 яшь)
Актүбә өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Шәмсетдин Хөснетдин улы Рафиков 1904 елның 12 сентябрендә Ырынбур өлкәсе Соль-илецк районының Григорьевка авылында туган. Татар. 1945 елдан ВКП/КПСС әгъзасы. 4 сыйныф тәмамлаган. Актүбә өлкәсенең Челкар шәһәрендә яши һәм эшли.

1941 елның ноябрендә Кызыл Армия сафына чакырыла. Сапер Рафиков Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Дала, Көньяк фронтта сугыша. Кырымны коткару сугышларында сержант Рафиков 51-нче армиянең 1054-нче армия моторлаштырылган инженер батальонында бүлекчә командиры була.

1944 елның 9 апрелендә Армянск каласыннан 25 км көнчыгышкарак урнашкан районда сержант Рафиков үзенең отделениесе белән 267-нче укчылар дивизиясе һөҗүм итәчәк участокта миналы аланны чистарту белән шөгыльләнә. Дошман кыю саперларны күреп кала һәм бу аланны көчле утка тота, әммә Рафиков, үзенең батыр омтылышы белән яугирләрен рухландырып, заданиены үтәүне дәвам итә. Бер төн эчендә аланны һәм чыбык сузылган урында минасы чистартылган ике юл салына. Шулай итеп хәрби бурыч үтәлә. Таң белән төнлә минадан чистартылган юллар буйлап җәяүле һөҗүм башлый, алар эзеннән танклар һәм үзйөрешле орудиелар һөҗүмгә кушыла. Дошман минасына беркем эләкми. 1944 елның 25 маенда 51 армиянең гаскәр буенча фәрманы буенча сержант Шәмсетдин Хөснетдин улы Рафиков 3-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның август аенда Ш. Х. Рафиков демобилизацияләнә һәм Челкар каласына кайта. Бригадир Геолог-күзәтчелек экспедициясендә бригадир булып эшли. 1972 елның 21 августында вафат була.

Өч дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков — М.: Воениздат, 2000. — 703 б. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.